Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда шартлаткыч турында ялган хәбәрдән соң 89 мең кеше эвакуацияләнгән

Террорчылык акты турындагы ялган хәбәр аркасында 200дән артык җинаять эше кузгатылган, дип яза "Татар-информ". Казанда шартлаткыч куелу турында ялган хәбәр аркасында 89 меңнән артык кеше эвакуацияләнде, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Валерий Саматошенков шәһәр Башкарма комитетының эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә. Шулай итеп, 16 сентябрьдә...

Террорчылык акты турындагы ялган хәбәр аркасында 200дән артык җинаять эше кузгатылган, дип яза "Татар-информ".

Казанда шартлаткыч куелу турында ялган хәбәр аркасында 89 меңнән артык кеше эвакуацияләнде, дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Валерий Саматошенков шәһәр Башкарма комитетының эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.

Шулай итеп, 16 сентябрьдә 16 объекттан 5 мең 605 кеше эвакуацияләнгән. Ялган хәбәр булган иң зур дулкын 3 октябрьгә туры килгән - полициягә 200дән артык хәбәр кергән һәм 62 меңнән артык кеше биналардан чыгарылган. 5 октябрьдә 31 хәбәрдән соң 22 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән.

Террорчылык акты турындагы ялган хәбәрдән соң 200дән артык җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X