Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда семинар-киңәшмә үтте

Киңәшмәдә балаларның тышкы факторлардан вафат булу очракларына да аерым тукталынды.

Казанның балалар республика клиника хастаханәсендә “Педиатр көне” исеме астында семинар-киңәшмә үтте. Анда район педиатры Резеда Мөҗипова да катнашты. Чарада республика балалар авырулары буенча республика күрсәткечләре, балалар үлеменә китерүче сәбәпләр анализланды. Узган ел районда өч сабый үлеме теркәлгән булса, быел бер очрак күзәтелгән. “Киңәшмәдә балаларның тышкы факторлардан вафат булу очракларына да аерым тукталынды. Республика буенча сигез айда гына да 23 бала үлгән. Алар юл-транспорт һәлакәтләре, буылу, биеклектән егылып төшү нәтиҗәсендә якты дөнья белән хушлашкан. Шунысы аяныч: үтерү очраклары да бар. Шөкер, безнең җирлектә тышкы факторлардан үлүче балалар саны соңгы өч елда бөтенләй теркәлмәде”, – ди Резеда Мөҗипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X