Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда салют караганнан соң такси халык өстенә менгән: бала үлгән

Юл-транспорт һәлакәте аркасында 5 кеше хастаханәгә озатылган, бер бала үлгән. Әлеге хәл Казанда Бөек Җиңү көне уңаеннан уздрылган бәйрәм чарасының азагында - салют аттырган вакытта булган.

- Һәлакәт төнге сәгать 11ләр тирәсенә таба, Киров районының Яр буе урамында булды, - дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте. - Һәлакәтнең нничек булуын ачыклау эшләре бара.

Беренчел фаразлар буенча, 1981 елгы йөртүче идарәсендәге такси машинасы юл читеннән уңай якка баручы бер төркем җәяүлеләрне бәрдергән. Хастаханәгә озатылучылар арасында 3 хатын-кыз (икесе - 1982, берсе - 1980 елгы) һәм 2 кыз (2002, 2008 елгылар). 7 яшьлек кыз бала урында ук вафат булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев