Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда җәмәгать транспортында барган өчен тариф 25 сумга кадәр артырга мөмкин

Әлеге мәсьәлә тарифлар буенча ТР Дәүләт комитетының килештерү комиссиясе утырышында каралды

Бүген тарифлар буенча ТР Дәүләт комитетының пассажирларга хезмәт күрсәтә торган предприятиеләр, Казан башкарма комитеты, республиканың Дәүләт Советы депутатлары катнашында узган килештерү комиссиясе утырышында Казан җәмәгать транспортында пассажирларын һәм багажны даими йөртүгә максималь тарифлар билгеләү мәсьәләсе каралды.

Дәүләт комитетына җәмәгать транспортында йөрткән өчен яңа максималь тарифлар раслау турында уртак белдерү белән Дәүләт комитетына 13 пассажир йөртү предприятиесе мөрәҗәгать иткән. Алар арасында "Метроэлектротранс" МУП, "КПАТП-4" МУП, "КПАТП-4" МУП, "КПАТП-9" ҖЧҖ һәм башкалар бар. Пассажир йөртүчеләр 2016 елга 26 сум күләмендә тариф билгеләргә тәкъдим итә, бу хәзерге дәрәҗәдән 30 процентка артыграк.

Тәкъдимнең нигезләмәсендә билгеләп үтелгәнчә, җәмәгать транспортында йөрүгә тариф 2 ел, 2014 елдан бирле, үзгәрмәгән, ә ташламадан файдаланучылар өчен юл йөрү бәясе 2011 елдан бирле гамәлдә. Шул ук вакытта соңгы 2 елда Россиядә инфляциянең рәсми дәрәҗәсе 25,8 процент (2014 елда - 11,4 процент, 2015 елда - 12,9), ә 2011 елда 51 процент тәшкил иткән. Инфляция һәм валюта курсы арту сәбәпле, автотранспорт предприятиеләренең чыгымнары шактый арткан һәм аларга зыянсыз дәрәҗәгә чыгарга мөмкинлек бирми. Аерым алганда, коммуналь хезмәтләр, запас частьлар, транспорт чаралары һәм пассажирларны иминләштерүгә чыгымнар, салымнар күтәрелгән. Әлеге вакыт аралыгында ягулык бәясе 45 процентка арткан. Акцизлар арту сәбәпле, агымдагы елның 1 апреленнән ягулык бәясе янә үсәчәк.

Пассажир йөртүчеләрнең гаризасын карап һәм вазгыятьне анализлап, тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты барлык төр җәмәгать транспорты (автомобиль, җир өсте электр транспорты һәм метро) өчен траспорт чарасы салонында билет яки метрополитен кассасында жетон сатып алган вакытта 25 сум күләмендә максималь тариф билгеләргә тәкъдим итә. Озак вакытка исәпләнгән билетлар белән түләгәндә: 1 тапкыр барган өчен - 23 сум, 10 тапкыр барганга да - шул кадәр үк, ә 50 тапкыр барган очракта - 15 сум. Шул рәвешле, билет бәясе уртача 16,9 процентка артачак.

Тарифлар буенча ТР Дәүләт комитетының әлеге тәкъдиме алдагы җомга көнне ведомствоның идарә утырышында расланырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев