Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда “Имера” сәүдә үзәгендә янгын чыккан

Янгын сәбәпләре ачыклана, үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.

Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

7нче Федераль янгын сүндерү отряды хезмәткәрләре Казанда "Имера" сәүдә үзәгендә чыккан янгын 7 сәгать 58 минутта тулаем сүндерелде, дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Казанда Ямашев урамы 92А йортындагы "Имера" сәүдә үзәге түбәсеннән төтен күтәрелү турындагы хәбәр бердәм 112 номеры экстрен диспетчерлык хезмәтенә 06.38 сәгатьтә алынган. Урынга Казан янгын-сүндерү гарнизоны чыккан. Янгын бүлекчәләре 06.39 сәгатьтә килеп җиткәндә, түбәдән төтен чыгуы ачыкланган, ачык ут ялмау күренмәгән. 07.35 сәгатьтә өченче катта янгын чыганагы табылган. Ачыкланганча, көнкүреш техникасы янган. 14 минуттан янгынны туктатканнар, тагын 9 минуттан ул бөтенләй сүндерелгән.

Янгын мәйданы 10 квадрат метрда булган. Янгын сәбәпләре ачыклана, үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев