Казанда ике ир-ат ис газыннан агуланып үлгән, тагын икесе зыян күргән
Һәлакәт урынына килгән коткаручыларга фатирга керү өчен ишекне каерып ачарга туры килгән.
(Казан, 21 февраль, «Татар-информ»). Казанда ике ир-ат ис газыннан агуланып үлгән, тагын икесе зыян күргән.
Бүген көндез ашыгыч хезмәтләрне чакыртуның бердәм 112 номерына Октябрьнең 25 еллыгы урамы, 13/6 адресы буенча ис газы белән агулану турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе матбугат хезмәтендә сөйләделәр.
Һәлакәт урынына килгән коткаручыларга фатирга керү өчен ишекне каерып ачарга туры килгән.
Алар фатирга кергәч, дүрт ир-атны күргән: аларның икесе ис газыннан агуланып үлгән, тагын икесе зыян күргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев