Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казанда автобус шоферы полицейскийларга транспорт чарасына атулары хакында әйтте

Гадәттән тыш хәл Глушко урамында булган. Пассажирларның берсе дә зыян күрмәгән. Урында полицейскийлар эшли.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген гаммәви мәгълүмат чараларында Казанда кемнеңдер автобуска атуы хакында хәбәр дөнья күрде. ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе агентлыкка тәкъдим иткән фотода автобусның бер тәрәзәсе ватык икәнлеге күренә.

ТР Автотранспорт предприятиеләре ассоциациясе рәисе Сергей Темляков «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, гадәттән тыш хәл Глушко урамында булган. Пассажирларның берсе дә зыян күрмәгән. Урында полицейскийлар эшли.

«Полиция хезмәткәрләре тиешле чаралар үткәргәннән соң автобусны гаражга озатачаклар. Аның ватылган тәрәзәсен алыштыргач, җәмәгать транспорты янә маршрутка чыгачак», - диде Темляков.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе матбугат хезмәтендә агентлыкка ачыклык кертүләренчә, «Гвардейский» полиция бүлегенә автобус йөртүчедән гариза кергән. Әлеге хәлнең барлык нечкәлекләре ачыклана. Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/incident/20-04-2021/kazanda-avtobus-shofery-politseyskiylarga-transport-charasyna-atulary-hakynda-ytte-5820515

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев