Мөслим-информ

Казанда 25 июльдә "Мин күкне сайлыйм!" исемле бәйрәм уза

Казанда 25 июльдә «Казан» гаилә үзәге янында «Мин күкне сайлыйм! Россия һава флоты көненә багышланган тантаналы чара узачак. Бу хакта ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәйрәм барышында 30га якын самолет һәм вертолет җәлеп ителәчәк, алар арасында Россия оборона министрлыгы, Россия Федерациясе ДОСААФ Татарстан Республикасы Үзәк аэроклубы һәм Казан вертолет заводы карамагындагы һава суднолары булачак.
Чарада ике атаклы пилот төркем – «Русь» һәм «Стрижи»катнашачак. 
Бәйрәм көнендә балалар өчен модель түгәрәкләре, парашютчыларның күрсәтмә чыгышлары, төрле мастер-класслар һәм концерт программасы оештырылачак. Татарстан авиация сәнәгатенең алдынгы хезмәткәрләрен бүләкләү, балалар өчен күңел ачу программасы һәм һөнәри юнәлеш бирү аллеясы эше планлаштырылган.
Чараны оештыручылар-Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм «Казан ярминкәсе» ААҖ. Бәйрәм 15 сәгатьтә башлана. Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/society/14-07-2020/v-kazani-25-iyulya-proydet-aviaprazdnik-ya-vybirayu-nebo-5756484

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: