Казанда 15 яшьлек кызны йөк машинасы бәрдергән
(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). "ГАЗ" йөк машинасы 15 яшьлек кызны бәрдергән. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүген иртән 28 яшьлек йөк машинасы йөртүчесе Павлов урамының 48/1 йорты каршында 15 яшьлек кызга җәяүлеләр кичүендә, юл бирмичә, бәрдергән. Юл-транспорт һәлакәте аркасында...
(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). "ГАЗ" йөк машинасы 15 яшьлек кызны бәрдергән. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бүген иртән 28 яшьлек йөк машинасы йөртүчесе Павлов урамының 48/1 йорты каршында 15 яшьлек кызга җәяүлеләр кичүендә, юл бирмичә, бәрдергән.
Юл-транспорт һәлакәте аркасында кыз зыян күргән:аның аяк бармаклары сынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев