Мөслим-информ

Казанчы аша күпер төзелә

Яңа Усы авылын икегә бүлүче Казанчы елгасы аша салынган күпер җимерелү хәлендә иде. Июнь аенда биредә яңа күпер төзи башладылар.

Бу көнгәелга юлына торбалар урнаштырылып, күпер тулысынча ясалды, аңа асфальт өслек түшәлде. Култыксалар, откослар эшләнде. Юл кырыена су агу өчен таш түшәлеп, канау казыла. Төзү эшләрен Казан шәһәренең җаваплылыгы чикләнгән "Гидромонтаж" җәмгыяте башкара. Төзү эшләре 20 декабрьгә тәмамланыр, дип көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: