Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан приютлары битараф булмаучыларны РФ Конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш бирүләрен сорый

Плакатның фотосурәте социаль челтәрләрдә бик тиз тарала.

Казанның шәхси йортларының берсендә битараф булмаган гражданнарны хайваннар приютына акча белән ярдәм итәргә яки РФ Конституциясенә төзәтмәләр өчен тавыш бирергә чакыра торган плакат пәйда булды. Плакатның фотосурәте социаль челтәрләрдә бик тиз тарала.

«Әгәр сез акча белән ярдәм итә алмыйсыз икән, РФ Конституциясенә хайваннарны яклау турындагы төзәтмәләр өчен 1 июльгә кадәр тавыш бирегез», — дип язылган плакатта.

«ВКонтакте» дагы пабликларның берсендә санаулы сәгатьләр эчендә плакат фотосурәте 200гә якын шәрех җыйган.

Блогерлар арасында Конституциянең 114 статьясына тәкъдим ителгән төзәтмәләрне теркәүчеләр дә табылды, анда «Россия Федерациясе хөкүмәте җәмгыятьтә хайваннарга җаваплы караш формалаштыруга юнәлтелгән чараларны гамәлгә ашыра», диелгән. Бу гыйбарә турында фикер алышканда, кайберәүләр РФдә хайваннар өчен дәүләт приютлары барлыкка килергә мөмкин дигән нәтиҗәгә килгән. Хәзер мондый игелекле инициативалар шәхси иганә ярдәме белән генә тормышка ашырыла.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/politics/29-06-2020/kazanskie-priyuty-prosyat-neravnodushnyh-progolosovat-za-popravki-k-konstitutsii-rf-5752902

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев