Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан Кремле: Татарстанда илкүләм проект кысаларында 3 мең ясле урын булдырылган

Владимир Путин төбәкләр җитәкчеләреннән яследә яңа урыннар кертүне тизләтүне сорады.

«Демография» милли проектын гамәлгә ашыру Татарстанда 3,1 меңнән артык яңа ясле урын булдырырга мөмкинлек бирде. Бу хакта «Татар-информ» мага ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

"Республикада 2018-2019 елларда "Демография" милли проекты кысаларында 30 балалар бакчасы төзелде", — диде Галимова.

Ул 2020 ел ахырына кадәр республикада ясле төркемнәр белән тагын 22 балалар бакчасы төзү планлаштырылуын искәртте.

Лилия Галимова әйтүенчә, Татарстан Президенты «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыруны аерым контрольдә тота.

РФ Президенты Владимир Путин бүген ил парламентына еллык Юллама белән чыгыш ясады. Шулай ук ул төбәк җитәкчеләрен яследә яңа урыннар кертүне тизләтүне сорады.

"Без төбәкләргә 2021 ел ахырына кадәр яследә 255 мең яңа урын булдырырга ярдәм итү өчен федераль бюджеттан акча бүлеп бирдек. Әмма 2018-2019 елларда туксан мең урын урынына 78 мең урын булдырылган. Аларның 37,5 мең урыны сабыйларга бирелергә мөмкин. Калганнарга әлегә кадәр белем бирү лицензиясе бирелмәгән. Димәк, мондый яслеләр балаларны кабул итәргә әзер түгел», — дип билгеләп үтте дәүләт башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев