Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казан Халыклар бердәмлеге көнен митинг-концерт белән каршы алачак

4 ноябрь көнне узачак концерт мәйданчыгы Кремль яр буенда, Игечеләр сарае скверы каршында урнашачак.

Анда республиканың иң яхшы иҗат коллективлары чыгыш ясаячак. Бәйрәм 12 сәгать 30 башлана. Барлык килүчеләрне кайнар чәй һәм дустанә атмосфера көтә. Чараның инициаторлары - региональ иҗтимагый патриотик оешмалар, шул исәптән Татарстан Республикасының "Ватан" берләшмәсе" ("Объединение "Отечество") һәм "Татарстан Республикасының иреклелек үсеше үзәге" ("Центр развития добровольчества Республики Татарстан"). Бәйрәмдә шулай ук казанлылар һәм башкалабыз кунаклары, иҗтимагый хәрәкәтләр, хезмәт коллективлары вәкилләре һ. б. катнашачак.

Митингны оештыручылар фикеренчә, халык бердәмлеге - күпмилләтле илебезнең нигезе.

4 ноябрьдә Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме - Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Әлеге тарихи дата XVII гасырга барып тоташа. Кискен социаль-сәяси кризис белән бәйле чуалышлар властьнең хәлсезләнүенә китерә. Кыска гына вакытта берничә патша алышына. Үзәк хөкүмәт илдәге хәлне контрольдә тота алмый. Патшалык итүгә поляк королен чакыру чит ил интервенциясе башлануга китерә. Поляклар Смоленскны, шведлар Великий Новгородны ала, Мәскәү Кремленә поляклар гарнизоны керә, Россия милли һәлакәт алдында кала. Әул сәбәпле 1612 елның җәй һәм көз айларындагы вакыйгаларилебез тарихында мөһим роль уйный. Түбән Новгородта формалашкан князь Дмитрий Пожарский һәм посад старостасы Козьма Минин җитәкчелегендәге халык ополчениесе, берничә авыр бәрелештән соң, интервентларны Мәскәүдән куа, аннан соң Кремльдәге чит ил гарнизонын бирелергә мәбүр итә. Интервентларны Мәскәүдән куу Россияның барлык халыкларының бердәмлеге нәтиҗәсендә мөмкин була. Ополчениедә руслар, татарлар, башкортлар, чуашлар, коми, мордва, мари, удмурт, кареллар һәм вепслар, шулай ук Дон һәм Запорожье казаклары да катнаша. Русьтә бу җиңүне Изге Ананың яклавы белән бәйлиләр. 1612 елгы халык ополчениесендә аның Казан иконасы була. Бу вакыйгалар - чуалыш чорын үтеп, Россиянең мөстәкыйль дәүләт буларак яңаруы башлану була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X