Мөслим-информ

"Казан егетләре" төркеме белән китапханәдә очрашу узачак

18 октябрь көнне район үзәк китапханәсе залында "Казан егетләре" төркеме белән очрашу узачак. Әлеге очрашу "Йолдызга 10 сорау" дип исемләнгән халык өчен яңа ял итү проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Эстрада артистларына турыдан туры сорау бирү мөмкинлеге булачак. Очрашуга кадәр "ВКонтакте" социаль челтәренең "Мы мөслюмовцы - Без мөслимлеләр!" төркеменә кереп, үзегезне кызыксындырган сорауларны да язып калдыра аласыз.

Мондый акцияләр даими оештырылачак. Яңалыклар белән танышып барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: