Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казахстанда булган комлы торнадо сәбәпләрен атадылар (ФОТО+ВИДЕО)

Табигать анабыз быел аномаль күренешләре белән таң калдыра. Моннан берничә көн элек Казахстанда коточкыч давыл булып узган. Торнадо зурлыгында килгән өермәле бик күп шәһәр-районнарны "ком белән каплаган", дип яза Казахстан сайты.

Социаль челтәр кулланучылары берничә минуттан соң ук куркыныч фото һәм видеолар урнаштырган. Дөресме, юкмы, имеш ком бураныннан соң Казахстан өстендә барлыкка килүе билгеле булмаган төрле төстәге шар әйләнеп торган.

Бүген белгечләр мондый зурлыктагы ком буранының барлыкка килү сәбәпләрен ачыклады. Казахстан далаларында булган күпсанлы янгыннар нәтиҗәсендә булган, диләр фикерләр дә бар. ВИдеоязмадан күренгәнчә, даыл мизгел эчендә көнне төнгә әйләндергән. Нәтиҗәдә, коралты-куралар җимерелгән, кешеләр төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр алган, бер кеше вафат, дип хәбәр итә Казахстан матбугат чаралары.

ВИДЕОЯЗМА www.youtube.comнан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Казахстанда булган комлы торнадо сәбәпләрен атадылар (ФОТО+ВИДЕО)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X