Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Казахстан делегациясе Мөслим хуҗалыклары эшчәнлеген өйрәнде

Шушы көннәрдә Мөслимгә Казахстан республикасыннан делегация килде. Алар районыбыз авыл хуҗалыгы тармагында, шикәр чөгендере һәм бөртекле культураларны үстерү буенча тәҗрибә уртаклаштылар. Кунакларны бигрәктә биопрепаратлар кулланып эшләү ысулы кызыксындырды.

Казахстан делегациясе "Туган як" агрофирмасы басуларында бөртекле культуралар, "Намус" агрофирмасы басуларында шикәр чөгендерү үстерүне карадылар, басуда эшләүче техникалар белән таныштылар, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Шулай ук, Мөслимебезнең кунакчыл урыннары булган "Кояшлы ык" ял итү зонасы, "Курай" паркында да булып, җирлегебезнең чисталыгы, матурлыгы һәм төзеклегенә соклануларын белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев