Мөслим-информ

Кайтыр идем яшьлегемә...

Атлас башлангыч мәктәбеннән соң 5-7 классларны Ташлыярда укыдык. Көн саен иртүк торып, ашык-пошык капкалыйбыз да Ташлыярга элдерәбез. Ике авыл арасы 6 чакрымнан артык, нык арып кайта идек укудан.

Бару-кайту 10-12 км, кулыңда китап-дәфтәр тулы букча белән җәяү үт әле шул араны?! Ярый әле тамагың тук булса! Тәгәрәткән бер-ике бәрәңге биреп җибәрә иде әнкәй. Тәнәфестә аны ашап булмый, Ташлыярның усал малайлары тартып кына алалар. Шуңа дәрес вакытында ашый идек булган ризыкларны. Уку өстенә колхозга эшкә дә барабыз: көзен киндер йолкыйбыз, бәрәңге алабыз, яшелчәдә эшлибез. Җәяү йөрисез, дип, Атлас балаларына эшне кимрәк бирү юк. Ташлыярлылар белән бер күләмдә йөклиләр. Шулай итеп, комсомол яшенә дә җиткәнбез. Рус теле укытучыбыз Карл Фәизов (Үрнәк авылы егете), комсомолга әзерләп, җәяүләп Мөслимгә алып китте. Юл буе бер-беребезгә сораулар биреп, үзебезчә әзерләнеп бардык. Ялгышмасам, ул чакта ВЛКСМның район комитеты беренче секретаре Александр Иванов иде. Изабелла Салиховна да шунда эшли. Сорауларга җавапларны бирдек. "Әзерлегегез шәп, инде әйбәт укыгыз", - дип, комсомол билетлары тапшырдылар. Комсомолда алдынгылар рәтендә булырга һәм артка калучыларны алга өндәргә тиешлекне кат-кат аңлаттылар.
8 класска Мөслимгә Банк урамындагы агач мәктәпкә килдек. Мәктәп директоры Виктор Иванов, ә завуч Мирза Мәйлүнов иде. Безнең төштән соң укыячагыбыз билгеле булды, фатирларыбызга таралыштык. Төштән соң килсәк, класста 60 тан артык укучы. Парталар яртыбызга гына җитәрлек. Ике кешелек партага - дүртәр, өч кешелекләренә алтышар кеше "борын төрткән". Укытучылар да аптырашта: ярты класс аягөсте дәрес тыңлый. Тегеннән-моннан юнәтеп, эскәмияләр керттеләр. Дәресне утырып тыңлау бәхетенә ирештек.
Сентябрь-октябрь айларында китте һәр дәрес буенча контроль эш уздыру. Рус теленнән, математикадан "2"ле алгансың икән, завуч "Бар, үскәнем, колхозга", - дип кенә юл күрсәтә. Сугыш вакытында укымый калган халык белемгә омтыла, мәктәпнең базасы юк. Таш мәктәп янган, югары класс укучылары Пушкин урамындагы (хәзерге социаль яклау бүлеге урынында) тулай торакта укыйлар. Контроль эштән, диктанттан "2"ле алучылар уку өчен 150 сум түләргә тиеш иде. Түли алмаганнар укуны ташлап китәргә мәҗбүр булды. Мин, укытучы баласы буларак, уку өчен түләүдән азат ителгән идем. Шулай итеп, класста 30лап укучы калдык.
Безне "Путиловец" колхозы басуына бәрәңге чүпләргә йөрттеләр, кайберләребез яшелчә бакчасында (хәзерге Набережная урамында колхоз бакчасы) эшләде.
Безнең класста Атлас, Ташлыяр, Тойгелде, Олы Чакмак, Баланлы, Югары Табын, Түбән Табын, Тамьян авылларыннан килеп укыдылар. Безгә бик күп төрле фәннәр керде. Логика, психология фәннәрен дә укыдык. Логикадан Гаделия апа, математикадан Христофор Феклин, рус теленнән Сания Искәндәрова укытты. Башта И. Дувалов, татар балалары аңласын дип, үзе рус милләтеннән булуына карамастан, тырыша-тырыша татарчалаштырып сөйли иде. Тарихтан М. Мәйлүнов һәм Нурдидә Галиева, физкультурадан А. Кузьмин, санитарное делодан Миргаяз Шәрифуллин керде.
Мәктәбебезнең комсомол комитеты һәм учкомы бик көчле иде. Комсомол комитетының отчет җыелышында мине дә яңа составка комитет члены итеп сайладылар. Миндә җаваплылык икеләтә артты. Укуда да нык тырыштым. Пионер классларда вожатый булып эшләү, туристик походлар оештыру, төрле геройлыклар күрсәткән комсомоллар турында мәкаләләр җыеп, конференцияләр уздыру, ялгыз көн күрүче әби-бабайларга шефлык итү, үзебезнең фронтовик укытучыларны укучы пионерларыбыз белән очрашуга чакыру һ.б. шундый эшләр белән көннәребезнең үткәнен сизми дә кала идек. 7 класслар Германия укучылары белән хат языша иде. Немец теле укытучыбыз Сәет Нуриев хатларны тәрҗемә итешә. Класс җитәкчебез Наилә Шәйдуллина булгач, директор Виктор Иванов өчен без үз балалары кебек булдык. Ул класс сәгатьләренә керде, әңгәмәләр уздырып, киңәш-табышларын бирә иде. Комсомол класслар арасында безнең "За учебу" класс газетасы гел беренче урында булды. Без, комсомоллар, район авылларына барып, концерт-спектакльләр дә куйдык. Хор белән татар, рус, үзбәк, кыргыз, немец телләрендә җырлар башкардык, биюләребез дә шаккаткыч чыга. Ә сәхнә костюмнарыбыз класс җитәкчебез Наилә апаның күлмәкләре иде. Безне җитәкләп йөрүчеләр Әкрам Кашапович һәм Миргаяз абый булды.
Без 8 класста укыганда мәктәпнең комсомол комитеты секретаре Берхолев, Эльвира Халиуллина (военком кызы), учком рәисе Павел Иванов иде. Укучыларның иң курыкканы - тәртибең өчен учком җыелышына эләгү. Учком составында укучылар, үз яшьтәшләрең. Шулар алдында кызарып, башыңны иеп басып тору иң зур җәза иде.
Югары класс укучылары, үзебез өчен дип, янган мәктәпне ремонтларга да йөрдек. Классларны чистартабыз, стеналарга дранкалар кагабыз һ.б. эшләрдә катнашабыз. Физкультура, санитар эш, буш сәгатьләр - шул эшләрдә үтте. 10 класста шул мәктәптә укыдык. Параллель биш класста барлыгы 150 укучы тәмамладык мәктәпне. Шулар арасында бары тик өчебез генә югары уку йортларына керә алдык: Кафия Арсланова, Марсель Кәрамуллин (Мәллә егете) һәм мин. Аллага шөкер, күп авырлыкларны җиңеп, рус теле укытучысы булдым. Үземә белем биргән укытучылар белән кулга-кул тотынып эшләргә Ходай насыйп итте. Урман арасында утырган кечкенә генә Атлас авылында туып үскән кыз район мәктәбендә рус теле укытсын әле! Шөкер, Аллаһы Тәгаләмә мең шөкер.
Рәсемдә: бу фотоны, хәтерем ялгышмаса, Андреев (без аны "сестра абый" ди идек) барлык классларның отличникларын җыеп төшергән иде. Күпләр үзләрен танырлар әле.
Чәчкә Фазлыева.
Яр Чаллы шәһәре.
Фото - гаилә архивыннан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: