Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайтаваз. Әбиләр оныклар өчен җанын да бирергә әзер

"Авыл утлары" газетасының 29 сентябрь санында Мөслимнән М.Ләйсәннең "Балаларыбызны кем карый?" дигән язмасына фикеремне белдерәм. Автор бүгенге көндә әбиләрнең онык карарга атлыгып тормаулары хакында яза. Мин аның фикере белән килешмим. Бөтен кешене дә бер калып ка салырга ярамый. Оныклары өчен өзелеп торучы, аларны биләүдән үк караучы, тәрбияләүче күпме әби-бабайларны беләм.Минемчә,...

"Авыл утлары" газетасының 29 сентябрь санында Мөслимнән М.Ләйсәннең "Балаларыбызны кем карый?" дигән язмасына фикеремне белдерәм. Автор бүгенге көндә әбиләрнең онык карарга атлыгып тормаулары хакында яза. Мин аның фикере белән килешмим. Бөтен кешене дә бер калып ка салырга ярамый. Оныклары өчен өзелеп торучы, аларны биләүдән үк караучы, тәрбияләүче күпме әби-бабайларны беләм.Минемчә, 90 процент әбиләр оныкларын тәрбияләшә.

Мөслимдә гомер итүче Айзирә Гәрәева улының 2 баласын, кызының 3 баласын карап, тәрбияләп үстерде. Бабалары Таһир да: "Алар килсә, безгә сөенеч кенә",- ди. Киленнәре Эльвира - "Мизгел" яшьләр үзәге директоры, беренче баласына 6 ай тулганчы эшкә чыкты. Хезмәте тынгысыз, көндез дә, төнлә дә яшьләр белән төрле чаралар, ярышлар, конкурслар, концертлар уздыралар. Элина белән Илзирны хәзер балалар бакчасына йөри. Ә әбиләре утренникларга баралар, оныкларының сәләтләрен күреп, шатланып кайталар. Әйткәнемчә, Айзирә кызының 3 баласын тәрбияләргә дә ярдәм итә. Кечкенәдән үк карашты ул аларны. Кызы таксида йөргәндә балаларын Айзирә белән Таһир бабалары ашата-эчертә, саф һавага алып чыга. Биш онык табергә җыелса, өй эче кечкенә авыл садигына әйләнә. Зур уллары Шөкрәт догалар ятлаган, рәхмәт яусын үзенә. Балаларыгыз акыллы, тәүфыйклы, кешелекле булып үссеннәр.

Фәнисә һәм Рафис Хәбибуллиннарны алыйк. Уллары Илшат һәм киленнәре Лилия - мәктәп директорлары. Эштән кайтып керә алмыйлар диярлек. Үз балаларын тәрбияләргәвакытлары бик аз каладыр. Күпчелек әби белән бабай карамагында алар.

Бания Әхмәтҗанова бик теләп оныкларын карый. Чөнки әниләре Мөршидә төштән соң эшкә китә. Сәнгать мәктәбендә укыта ул, эштән соң гына кайта. Ә Бания әби оныкларга дәрес әзерләшә, эшкә өйрәтә. Әхмәтҗановларның оныклары сәнгатькә гашыйк. Бабалары Мәҗәһит оныгы Булатны курайда, сыбызгыда, сорнайда уйнарга өйрәтә.

Флера һәм Рәшит Галләмовлар кызлары Алсуның бәбиен 6 яшькә кадәр тәрбияләп бирде. Хәзер оныклары әти-әнисе белән тигез канат ышыгында Алабугада яши.

Людмила Әхкыямова кызы Эльзаның улын кечкенәдән үк "Кояшкай" балалар бакчасына йөртте, үзе шунда тәрбияче булып эшләде. Эшкә барганда да, кайтканда да оныгы белән булды. Китаплар укып, төрле уеннар уйнап, әбисенең тәмле ризыкларын ашап үсте бала.

Сәлимә Микалинаның да 9 оныгы бар: барысына да җан җылысын бертигез бүлде, аларны тәрбияләшергә ярдәм итте. Яза башлагач санап бетерерлек түгел ул оныкларын караучы әбиләр Мөслимдә.Бүген алар балаларының, оныкларының рәхмәтендә бәхетле гомер кичерәләр. Киләчәктә дә үзләрен баккан, матур тәрбия биргән әби-бабаларын онытмасыннанр, аларны уңышлары белән куандырып торсыннар, алдагы көннәрендә таянычлары булсыннар.

Ләйсәнгә шуны әйтәсем килә: әниләрең синең балаларыңны карамауларының сәбәбе бардыр. Тирәнрәк уйлап кара әле. Барлык әбиләрне дә гаепләргә ашыкмагыз!

Флүрә Дәүләтшина,

хезмәт ветераны.

Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X