Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайнар линия. Мунча эшлиме?

Бу сорауга “Мөслим хуҗалык тәэмин итүе” унитар предприятиесе җитәкчесе Марат Кашапов җавап бирә

– Җирлегебездә гомуми мунча салгач, минем кебек ялгыз яшәүчеләр дә, күпфатирлы йортларда гомер итүче гаиләле кешеләр дә нык сөенде. Рәхәтләнеп мунча керә генә башлаган идек, әллә нинди зәхмәт чыгып, мунча эшчәнлеген туктатты. Кайчан мунча керә башларбыз икән? 
Флүрә Дәүләтшина. Мөслим. 
Бу сорауга “Мөслим хуҗалык тәэмин итүе” унитар предприятиесе җитәкчесе Марат Кашапов җавап бирә: 
– Илдә пандемия дәвам итү сәбәпле, мунчаның гомуми ягы әлегә эшләми. Бу халыкны авырудан саклау өчен, кешеләрнең сәламәтлеген күздә тотып шулай эшләнә. Бүгенге көндә мунчаның аерым бүлмәләре эшли. Бер сәгать саен бер кеше керә. Һәр кешедән соң бүлмәләр яхшылап юыла, дезинфекцияләнә. Мунчаның гомуми өлеше эшли башлау белән, халыкка хәбәр бирәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама