Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайнар линия. Кешене кайсы очракта ярырга алып баралар?

Кеше үлгәндә нинди очракта ярдырырга алып баралар? Кайсы моргларга? Ярдырыргамы, юкмы икәнен прокурор белән баш табиб хәл итә, диләр.

Бу дөресме? Аңлатып языгыз әле.

Исемем редакция өчен генә.

Әлеге сорауга район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Морзаханов җавап бирә:

- Кеше дәвалау учреждениесеннән тыш үлгәндә һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре мәетне суд-медицина экспертизасына җибәргәндә, ярдыру юллама бирелгән учреждениедә үткәрелә. Гадәттә андый очракта юллама Азнакай суд-медицина экспертизасына бирелә.

Пациент Мөслим районы үзәк хастаханәсендә үлгән очракта һәм патологоанатомик тикшерү кирәк булганда Бөгелмәдәге патологоанатомик тикшерү бүлегенә җибәрелә.

Патологоанатомик тикшерү үткәрү кирәк булмаган очраклар "Күмү һәм күмү эшләре турында"гы Федераль закон һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының "Патологоанатомик яру тәртибе турында"гы 354н санлы (06.06.2013 ел) боерыгы белән регаментлана. Боерыкның 1 нче санлы кушымтасы 3 нче пунктында түбәндәге юллар бар: "Дини мотивлар буенча вафат булучының ире яки хатынының яки якын туганының (балалары, әти-әнисе, уллыкка алынучысы, уллыкка алучысы, ир һәм кыз туганнары, оныклары, әби-бабалары), алар булмаганда, башка туганнарының яки законлы вәкилләренең язмача гаризасы булганда яки вафат булучының исән чагында язып калдырган теләге (үтенече) буенча патологоанатомик тикшерү (ярдыру) үткәрелмәскә мөмкин, ләкин түбәндәге очракларда:

1) көчләп үтерүгә шик туганда;

2) үлемгә китергән авыруның клиник диагнозын һәм (яки) үлемнең турыдан-туры сәбәбен ачыклау мөмкин булмаганда;

... в) шешенең гистологик верификациясе булмаган онкологик авырудан үлгәндә;

...7) суд-медицина тикшерүе кирәк булганда;

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының 354н санлы боерыгының 3 нче пункты, 2 нче подпункты нигезендә үлемгә китергән верификацияләнгән диагноз булмаганда (беркайчан да авыр чирләр күзәтелмәгәндә), пациентны документлаштырылган динамик күзәтүләр булмаганда (медицина хезмәткәрләре тарафыннан күзәтелмәгән яки амбулатор картада күзәтүләр юк) табибның үлем турында таныклык бирергә хокукы юк һәм патологоанатомик тикшерү үткәрү мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев