Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Кайнар линия” эшләячәк

21 июнь көнне гаилә уңышсызлыгын һәм көнкүрештә конфликтларны кисәтү мәсьәләләре буенча “кайнар линия” эшләячәк.

Төп максат – балаларның һәм яшүсмерләрнең күзәтүсез калуын һәм хокук бозуларга китерүче сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау, аларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен саклау, балаларга һәм өлкәннәргә карата мәрхәмәтсезлекне, аларны караучысыз калдыруны кисәтү. “Кайнар линия” телефоны аша белгечләргә ата-аналарның үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәве, балаларның яисә өлкәннәрнең тормышына һәм сәламәтлегенә яный торган хәлләр турында хәбәр итәргә була. 
“Кайнар линия” телефоны: (843) 236-00-71. Консультация вакыты: 9.00дан 16.00 сәгатькә кадәр. 
Сорауларга ТРда кеше хокуклары буенча вәкил, Эчке эшләр, Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары, ТР Дәүләт Советының “Мәрхәмәт – Милосердие” хатын-кыз депутатлар берләшмәсе, ТР Прокуратурасы вәкилләре җавап бирәчәк.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X