Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайнар элемтә ачылды

21 нче гыйнвар көнне Татарстанда сөт продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча кайнар элемтә ачылды. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзорның матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Гражданнарга үз вакытында дөрес мәгълүмат бирү максатыннан, сөт продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, яраклылык срогы мәсьәләләре буенча кайнар элемтә оештырылачак», диелә хәбәрдә.
Татарстанлылар үзләрен кызыксындырган сорауларны иртәнге 10нан кичке 4кә кадәр (843) 273-34-85 телефоны аша бирә ала. Кайнар элемтә 4 февральгә кадәр эшләячәк.
Кичәге көннән шулай ук Бөтенроссия кайнар линиясе дә ачылды. Аның буенча Роспотребнадзор белгечләре составында никотин булган продукциянең (снюс һ.б.) куркынычы турында сөйләячәк һәм гражданнарның сорауларына җавап бирәчәк.

 

Фото- Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X