Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

КАЙМАКТАН ЧИЗКЕЙК (РЕЦЕПТ)

Бик җайлы һәм вакытны күп алмый торган чизкейк рецептын тәкъдим итәм. Ясау өчен күп вакыт кирәкми, ә әзер булганын көтәргә кирәк булачак. Кичтән әзерләп төнгә суыткычта калдырсагыз яхшырак. Эш тизрәк барсын өчен беренче эш итеп желатинны эретеп суытырга куярга, аннары чизкейкның нигезен ясап суыткычка куярга, соңыннан эчлек ясарга, желатин да...

Бик җайлы һәм вакытны күп алмый торган чизкейк рецептын тәкъдим итәм. Ясау өчен күп вакыт кирәкми, ә әзер булганын көтәргә кирәк булачак. Кичтән әзерләп төнгә суыткычта калдырсагыз яхшырак. Эш тизрәк барсын өчен беренче эш итеп желатинны эретеп суытырга куярга, аннары чизкейкның нигезен ясап суыткычка куярга, соңыннан эчлек ясарга, желатин да суынып өлгергән була.

Чизкейкның нигезе өчен 250 грамм "Юбилейное" печеньесы ("Кофе" һ.б, мин үзем сынаганнарын яздым, "Топленое молоко" печеньесы белән тәме ошап бетмәде) белән 150 грамм бүлмә температурасында йомшарган атланмайны бутарга, табаны майлап (кырыйлары алына торган таба уңайлы) бу катнашманы җәяргә, 1 см таба кырыена да өяргә. Суыткычка куярга.
Эчлек өчен 500 грамм кибет каймагы белән 1 банка куертылган сөтне (сгущенка) блендер белән тугларга.
Желатинны коры савытка салырга, өстенә 1 ярты стакан стакан сөт яки су салып сүлпән утка куеп, болгатып торырга, әмма кайнатып чыгармаска, бертөрле массага әйләнгәч суытырга куярга, аннары эчлеккә салып блендер белән болгатып алырга.
Чизкейкның нигезенә эчлекне агызырга һәм янә суыткычка куярга. 2 сәгатьтән суыткычтан алып, өстен җиләк-җимеш, шоколад, чикләвек белән бизәргә мөмкин. Катырылган җиләк-җимешләр белән дә бизәргә мөмкин. Мин нектарин һәм туңдырылган кара карлыган, каен җиләге белән бизәдем.br>
Бизәлгән чизкейк өстенә желе ясап агызырга мөмкин. Моның өчен 1 стакан чия компотына 10 грамм желатин салырга һәм алда әйтелгәнчә эшләргә. Желеның нинди төстә булуын сайлый аласыз, кибеттә сатыла торган алма согы яшькелт желе, чия согы кызыл желе хасил итәчәк. шулай ук кибетләрдә желе порошоклары сатыла, аларны да кулланырга мөмкин. Чизкейк өстенә агызырга һәм янә суыткычка куярга. Желе каткач әзер дигән сүз.

Татлы ризык сезнең һәм якыннарыгызның кәефен күтәрер. Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев