Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кайчан җылытасын галимнәр дә белми (ҺАВА ТОРЫШЫ)

25 майдан соң тагын салкын көннәр килергә мөмкин дип белдерделәр. Россиядә бу атна "Климат атналыгы" буларак игълан ителгән. Әлеге уңайдан Татарстанда Казан федераль университеты һәм Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе төрле чаралар уздырачак. "Һава торышы турындагы мәгълүмат һәркемгә кызыклы, - диде КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институты...

25 майдан соң тагын салкын көннәр килергә мөмкин дип белдерделәр. Россиядә бу атна "Климат атналыгы" буларак игълан ителгән. Әлеге уңайдан Татарстанда Казан федераль университеты һәм Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе төрле чаралар уздырачак. "Һава торышы турындагы мәгълүмат һәркемгә кызыклы, - диде КФУның Экология һәм табигый байлыклардан файдалану институты директоры Светлана Селивановская. - Халык кына түгел, без дә кайбер нәрсәләрне белеп бетерә алмыйбыз". Климатның үзгәрүе аркасында соңгы елларда үсемлекләр дә башкача үсә башлаган. Авыру таратучы организмнар арткан. Хәзер төрле проектларга тотынганда, табигатьтә булган кайбер үзгәрешләрне дә истән чыгармаска кирәк, дип чаң суга белгечләр. - Быелгы җәй дә ике-өч атнага соңарып килә, - диде КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор Юрий Переведенцев. - Гадәттә, майгы чорда һаваның уртача температурасы 13 градус булса, быел исә май башында җылылык 7-8 градус кына. Синоптиклар, салкын көннәр артта калды, дип безне тынычландырырга ашыкмый. Майда тагын булачак әле. Табигать-анабыз алдагы берничә көндә бераз гына мәрхәмәтле булса (җылылык урыны белән 22 градуска кадәр җитәргә мөмкин, тик кайбер урыннарда 23-24 майда кырау көтелә), 25еннән соң кабат өскә җылырак киенергә мәҗбүр булачакбыз. Җәй ничек килерме? Галимнәр бу сорауга анык җавап бирә алмадылар. Бары Россия гидрометүзәк фаразларын китерделәр. Июнь аенда җылысы да, явым-төшеме дә уртача булачак икән. Июль ае җылы булырга мөмкин. Ә менә көннәрнең кайчан чынлап торып җылытасын, кырауларның кайсы көнне бетәсен әйтә алмадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев