Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Каты корттан ничек котылырга?

Бәрәңге чәчәк атканда каты корт тагын да активлаша.

Каты корт (проволочник) белән туфрак өстендә кар китүгә үк көрәшә башларга кирәк. Корт күренгән урыннарга горчица сибегез. Гадәттә аны сидерат буларак кулланалар, әмма бу очракта горчицадагы эфир майлары каты кортның личинкаларын куркыта. Бәрәңге утыртканда, үсеп чыккан горчицаны җире белән бергә казыйлар. Бәрәңге саласы чокырчыкка горчица порошогын да сибеп калдырырга була. Әмма аны сак кулланыгыз, эфир майларының югары концентрациясе тамырларның барлыкка килүенә комачаулый. 
Каты кортка каршы Землин, Метаризин, Провотокс препаратларын да куллана аласыз. Алардан да көчлерәкләрен кулланмаска кирәк, бәрәңге орлыгына үтеп керүләре бар. 
Бәрәңге чәчәк атканда каты корт тагын да активлаша. Бу вакытта туфракка бәрәңге кисәкләре күмеп куегыз. Аларны казып, личинкаларын алып торырга кирәк. Алдавыч җимне тиз табу өчен, бәрәңгегә калын тимерчыбык кадап куегыз. 
Тагын бер ысул: көзен туфракта бер генә бәрәңге дә калдырмаска. Яз көне исә, бәрәңге чәчкәнче, берничә урында оячыкларга бәрәңге кисәкләрен салып куегыз. Ул урыннарны да билгеләп куегыз. Кортлар бу урынга азык эзләп киләчәк. Даими рәвештә казып, кортларны юк итеп торырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев