Реклама
Район халкы башлангычын хуплау, әйләнә-тирә мохитнең, көнкүрешнең һәм ялның сыйфатын яхшырту максатында "Без - мөслимлеләр!" проекты кысаларында йорт яны территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча смотр-конкурс игълан ителә. Смотр-конкурс "Иң яхшы подъезд", "Иң яхшы күпфатирлы йорт яны", "Иң яхшы шәхси йорт яны" номинацияләрендә үткәрелә. Смотр-конкурста катнашу өчен 2016 нчы елның 30...
Район халкы башлангычын хуплау, әйләнә-тирә мохитнең, көнкүрешнең һәм ялның сыйфатын яхшырту максатында "Без - мөслимлеләр!" проекты кысаларында йорт яны территорияләрен төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча смотр-конкурс игълан ителә. Смотр-конкурс "Иң яхшы подъезд", "Иң яхшы күпфатирлы йорт яны", "Иң яхшы шәхси йорт яны" номинацияләрендә үткәрелә. Смотр-конкурста катнашу өчен 2016 нчы елның 30 августына кадәр 2-55-68 яисә 2-53-64 телефоны аша заявка бирергә кирәк. Һәр номинациядә призлы урыннар билгеләнә. Җиңүчеләргә дипломнар һәм акчалата бүләкләр тапшырыла. Беренче урын өчен - 3000 сум, икенче урынга - 2000 сум, өченче урынга 1000 сум акчалата премия каралган.
Район конкурс комиссиясе.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз