Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Катмыш авылына чишмә кирәк

Матбугат үзәгенә Катмыш авылында яшәүче Фәнис Корбангалиевтан бик тә кызыклы эчтәлектәге хат килде. Катмыш авылына чишмә кирәк, дип яза ул безгә. Катмыш авлында чишмә бармы? Танышыгыз.

Сезгә Катмыш авылыннан Фәнис Корбангалиев яза әле. Районыбызда соңгы вакытта чишмәләрне матур итеп үзгәртеп, халык яратып йөри торган итеп ясыйлар. Инде берничә чишмә шулай табигатебезне матурлап халкыбызга саф су белән хезмәт итә. Менә безнең Катмыш авылында да шундый яхшы сулы чишмә бар. Ләкин әллә бу чишмәне күрмиләр, әллә инде безгә ник кирәк соң, дип йөриләр инде. Ә без кызыгабыз. Катмыш чишмәсе дип йөртелүче яңа чишмә булыр иде. Без бүтән чишмәләргә йөрмәс идек. Чөнки бензин көннән-көн кыйммәтләнә, ерак ара булгач шундый фикергә килдек. Бәлки шушы изге эшкә берәр эшмәкәр, яки берәр оешма алыныр. Үзем күрсәтер идем чишмәнең урынын, шундый яхшы урында урнашкан ул. Бәлки бу су бүтән суларга караганда халык сәламәтлеге өчен файдалы да булыр иде. Салкын сулы чишмәләрне яраталар бит. Ә моның суы шундый салкын һәм мин үземне белгәннән бирле бу чишмә корымый, һаман да суы күп.

Фәнис Корбангалиев.

Катмыш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X