Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Катлаулы чор

Климакс яки күрем килү чорының тәмамлануы – хатын-кыз өчен табигый хәл. Организмны шактый үзгәрешләр барлыкка китерсә дә, ул бер генә хатын-кызны да читләтеп үтми.

Беренче билгеләр

Биткә кан йөгерә, әле эссе, әле салкын булып китә, кан басымы күтәрелә, тахикардия башлана; йокысызлык җәфалый яки, киресенчә, бертуктаусыз йоклыйсы килә; баш авырта, баш әйләнә. Эмоциональ тотрыксызлык күзәтелә: кәеф гел алышынып тора, депрессия, тиктомалдан ярсып китү ешая. Хәтер начарая; интим җирдә үзгәрешләр (кычыту, сидек тота алмау, җенси якынлык вакытында авырту) башлана.

Болары гына бер бәла. Иң яманы – ул сөякләргә “һөҗүм итә”. Кальций организмда эстроген җитәрлек булганда гына сөякнең тыгызлыгы өчен җавап бирә, ә инде кими башласа, сөяк тә уалучанга әйләнә – ә бу остеопорозга китерә. Эстрогенга кытлык булу аркасында, канда холестерин күбәя, ул баш мие һәм йөрәк эшчәнлегенә тискәре йогынты ясый. Атеросклероз шуннан килеп чыга да инде. Һәм кан тамырларының начар булуы нәтиҗәсендә, кан басымы күтәрелә, баш әйләнә. Болар – инфаркт һәм инсультка китерүче сәбәпләр.

Менопаузаның 45-50 яшьтә башлануы организм өчен табигый хәл санала. Аның бик иртә башлану очрагы да булырга мөмкин. Организмны мондый үзгәрешләргә нинди сәбәпләр этәрә? Бу халәт хатын-кыз өчен ни дәрәҗәдә куркыныч? Климаксның беренче билгеләре 30-35 яшьтә үк күренсә, хатын-кыз, һичшиксез, моның сәбәпләрен ачыкларга, иртә картаясы килмәсә, кичекмәстән чарасын күрергә тиеш.

Иртә климаксның сәбәпләре

Вакытыннан алда башланган климаксның сәбәпләре бик күп: әйтик, аналык бизләре үз функциясен тиешенчә үтәми; нәселдән килү очраклары; эндокрин системасы чирләре; күкәйлекләр дисгенезиясе; балага узмау; нурланыш һәм химиотерапия нәтиҗәләре; җенси хромосомалар санында тайпылышлар белән бәйле үзгәрешләр; оча сөягенең ялкынсынуы һәм күп тапкырлар бала төшертүләр; аналык бизләренә операция; оча сөягенең имгәнүе; бәвел юлында яман шеш авырулары һәм башкалар.

Иртә башланган климакс яман шеш авыруына да китерергә мөмкин. Шуңа күрә хатын-кызга елына бер мәртәбә маммография үтәргә; ярты елга бер мәртәбә гинекологка күренергә, денситометрия, ягъни сөякнең тыгызлыгын тикшертергә; рентгенография үтәргә; аналык һәм аның тирәлеген, кан тамырлары системасын УЗИдан каратырга кирәк. Әлбәттә, диагнозны дөрес кую өчен канга гомуми һәм биохимик анализ, бәвелгә, аналык җиңсәсеннән бактериологик һәм бактериоскопик анализ ясатырга кирәк. Организмда эстроген күләмен билгеләү өчен ФСГ үтәргә, эстрадиол һәм прогестеронга да анализ алу комачауламас.

Яшәү рәвеше

Хатын-кыз үзенә карата бик игътибарлы булырга тиеш. Климакс үзен вакытыннан элек сиздерә башлый икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Нинди дарулар эчәргә кирәклеген ул гына әйтә ала.

Тукланганда күбрәк үсемлек продуктлары кулланырга, аксым һәм углевод күләмен мөмкин кадәр киметергә, терлек майларын, консервантлар, тәмләткечләр, ярымфабрикат продуктларны рационга бйтенләй кертмәскә, спорт белән шөгыльләнергә, туйганчы йокларга тырышыгыз. Рационыгызда яшелчә, кыяклы, кузаклы, соялы үсемлекләр булырга тиеш! Ногыт борчагын да онытмагыз... Брокколи, яшел чәй турында әйтеп тә тормыйм. Ә менә ит, балык, йомырка ише ризыклар, камыр ашлары, сөт продуктлары мөмкин кадәр азрак булсын.

Витаминнар һәм минераль препаратлар

Мондый пациентларга, остеопороз янауны күз алдында тотып, витамин-минераль препаратлар тәкъдим ителә. Кальций кушылмаларыннан торган препаратлар да бик файдалы. Организмда фосфор-кальций алмашынуын көйләп торучы Д витаминыннан башка да булмый.

Сәламәт яшәү рәвеше алып барганда, табиб киңәшләрен тотканда, көтелмәгәндә килеп чыккан бу чордан аз югалтулар белән чыгарга мөмкин. Шуңа күрә, хатын-кызлар, иртә климаксның беренче билгеләре күренүгә үк гинекологка мөрәҗәгать итегез!

Айгөл Нассер,

район үзәк поликлиникасы акшер-гинекологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев