Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Касса аппараты булырга тиешме?

– Шәһәрдә һәм авылда сыра белән сәүдә итүче шәхси эшмәкәрләр касса аппаратлары кулланырга тиешме?

Әлеге сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең 2 разрядлы өлкән белгече Елизавета Низамова җавап бирә: 
– Сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучы оешмалар һәм шәхси эшмәкәрләрнең, федераль законда башкача билгеләнмәгән очракта, мондый максат өчен контроль-касса техникасы булырга тиеш. Бу хакта “Этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукцияне җитештерүне һәм аның әйләнешен дәүләт көйләве һәм алкоголь продукциясен куллануны (эчүне) чикләү турында”гы 1995нче елның 22 ноябрендәге 171-ФЗ санлы Федераль законның 16 маддәсе 6 пунктында язылган. Әлеге таләпләр сыра һәм сыра эчемлекләрен ваклап сатучы җәмәгать туклануы хезмәте күрсәтүче оешма һәм шәхси эшмәкәрләргә кагылмый. 
Шулай да “Акчалата һәм түләү карталарын файдаланып исәп-хисап башкарганда контроль-касса техникасын куллану турында”гы 54-ФЗ санлы (22.05.2003) Федераль законның 2 маддәсе 2.1 пунктында билгеләнгәнчә, эшчәнлекнең аерым төрләре өчен билгеләнгән керемгә бердәм салым түләүче оешма һәм шәхси эшмәкәрләр РФ Салым кодексының 346.26 маддәсе 2 пунктында күрсәтелгән эшмәкәрлек төрләре башкарганда контроль-касса техникасы кулланмыйча акчалата яисә түләү карталары белән исәп-хисап ясый ала. Әмма сатып алучы (клиент) таләбе белән товар чегы, квитанция яисә товар (эш, хезмәт күрсәтү) өчен акча алуны раслаучы документ бирү шарт.

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X