Мөслим-информ

Картлык көненә кадәр сәламәт калу ысуллары билгеле

Галимнәр фикеренчә, олы яшьтә физик эш сәләтенә дөрес туклану уңай йогынты ясый. (Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Бөекбритания галимнәре төркеме картлыкны сәламәт физик формада каршы алуның нәтиҗәле ысулын атаган. Тикшерү белән кыскача EurekAlert порталында танышырга мөмкин, дип яза РИА Новости. Тикшерүдә 1946 елның мартында туган меңгә якын британияле катнашкан. Галимнәр аларның...

Галимнәр фикеренчә, олы яшьтә физик эш сәләтенә дөрес туклану уңай йогынты ясый.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Бөекбритания галимнәре төркеме картлыкны сәламәт физик формада каршы алуның нәтиҗәле ысулын атаган. Тикшерү белән кыскача EurekAlert порталында танышырга мөмкин, дип яза РИА Новости.

Тикшерүдә 1946 елның мартында туган меңгә якын британияле катнашкан. Галимнәр аларның тормышы дәвамында - туклануларына, ә картлыкта физик сәламәтлекләренә игътибар иткән. Гомер буе алар заманча диета тоткан һәм сәламәтлекләрен саклап безнең көнгә кадәр яшәгән.

Тикшерүнең әйдәп баручы авторы Сиан Робинсон белдерүенчә, олы яшьтә физик эш сәләтенә дөрес туклану уңай йогынты ясый. Биредә сүз эшкәртелмәгән продуктлар, рационда күп күләмдә яшелчә һәм җиләк-җимешләр булуы турында бара.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: