Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Картлар йортында тәрбияләнүчеләр скандинав йөреше белән мавыга

Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат йортының социаль һәм медицина хезмәткәрләре үз эшләрендә парк ритриты технологиясе белән скандинав йөрешен берләштереп кулланалар.

Бу технология ярдәмендә интернатта тәрбияләнүчеләргә әйләнә-тирәне актив рәвештә кабул итү өчен, кәеф, тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен шартлар тудырыла.

Чараның максаты - өлкәннәр һәм инвалидларның тормыш һәм социаль активлыгын табигать, саф һавада спорт белән шөгылләнү аша арттыру.

Ык буенда урнашкан "Кояшлы Ык" ял паркы Мөслим районының иң матур урыннарының берсе. Шуңа күрә Мөслим картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр "Кояшлы Ык"ны спорт белән шөгылләнү өчен уңай күрәләр. 16 апрель көнне шәфкать туташы . Һәм мәдәни-социаль хезмәткәр җитәкчелегендә картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр Парк ритриты технологиясе буенча сәләмәтләндерү чарасында катнаштылар. Бик теләп скандинав йөреше белән дә шөгыльләнделәр. Өлкәннәргә " Кояшлы Ык" ял паркында шөгылләнү бик охшады, җаннарына тынычлык, тәннәренә сәламәтлек өстәлде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев