Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Картлар һәм инвалидлар йортында яшәүчеләр өчен бәйрәм оештырылды.

Бәйрәмгә бик күп кунаклар килгән иде.

Өлкәннәрне район башкарма комитетының социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдертдинова котлады. Шушы көннәрдә 95 яшен билгеләп үтүче Фәридә Таҗиевага РФ Президенты В.Путинның котлавы җиткерелде. Марина ханым юбилярның иңнәренә җылы шәл салды һәм чәчәкләр бүләк итте. Район ветераннар советы, иҗтимагый совет, социаль яклау бүлеге исеменнән дә котлаулар яңгырады. Казан кунагы – ТР фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең администраторы Хәйдәр Сафин баянда халык көйләрен уйнады. “Сүнмәс дәрт” клубы дәртле биюләрен, моңлы җырларын бхләк итте. Бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне картлар йорты