Мөслим-информ

Картинг секциясенә йөрүчеләрнең чираттагы җиңүе

"Яшьлек" спорткомплексында эшләүче картинг секциясенә йөрүчеләр әледән-әле ярышларда катнашып, осталыкларын чарлыйлар.

Ноябрь аенда Казандагы Форсаж картинг үзәгендә узган узышларда катнашып, уңышлы чыгыш ясаган булсалар, күптән түгел генә Республиканың Автомотспорт Федерациясе кубогына үткән бәйгедә дә матур нәтиҗә күрсәттеләр. Картинг секциясенә йөрүче Рамил Кәлимуллин, Альбина Әхмәтҗанова, Данил Мәүлиев, Алмаз Камалов ярышларда бик теләп катнашалар һәм йөрү күнекмәләрен яхшырта баралар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: