Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Картаймасаң, яшьлек узмый ул!

Чыгыш ясаучыларның һәрберсе – безгә таныш кешеләр. Әнә үзебезнең Табын кызлары – Зөлфия Хәбибуллина, Әлфия Хәмәева (кыз фамилияләре) һаман элеккеге кебек өздереп бииләр!

«Тугаш авылы мәдәният йортында районыбызның “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубының концерты була» дигән хәбәр тамашачыларга 4-5 көн алдан килеп иреште. 
Атна башы булуга карамастан, залда тамашачылар шактый иде. Тугаш халкы бик актив бит ул! Тамаша буласын ишетсәләр, буранга, юл юкка карап тормый – барыбер тиешле сәгатькә җыелалар. Атна азагы булса, залда бөтенләй буш урын калмый. Мәдәният йорты директоры Радик Мәхүбрахманов, аның уң кулы – хатыны Флера (ул – китапханәче) бер дә иренмиләр: артистларын да чакыралар, белдерүен дә алдан элеп куялар, хәтта телефоннан челтерәтеп күрше авыл халкын да тамашага чакыралар. Килә халык! Чакырган җиргә бармыйлармы?! Тугаш авылының иң актив тамашачысы– Әлфинур апа Авзалова, дияр идем. Ул инде сиксәнгә якынлашып килә, әмма бер генә концертны, спектакльне дә калдырмый. Бөтен ихласы белән карый тамашаны, иң нык кул чабучы да ул! Һәр чыгышны алкышлап каршы алды, алкышлап озатты халык. Чөнки һәр номер моңа лаек иде. Күршемдә утыручы бер ханым соңга таба, “уч төбем авырта башлады” дип, кулына пирчәткәсен киеп куйды хәтта. 
Чыгыш ясаучыларның һәрберсе – безгә таныш кешеләр. Әнә үзебезнең Табын кызлары – Зөлфия Хәбибуллина, Әлфия Хәмәева (кыз фамилияләре) һаман элеккеге кебек өздереп бииләр! Мәктәптә укыганда, бию ансамблендә шөгыльләнеп, сәхнә тоткан кызлар алар! Люция апа Хәбибуллина тәпи киткәннән бирле биегәндер! Әле һаман гәүдәсенең җиңеллегенә, сыгылмалылыгына сокланып утырдым. Альберт Иванов, Миргазиз Муллин, Наил Юлдашевның чыгышларын караганда, аларга кушылып, үзеңнең дә биисе килә башлый. Җырчыларның һәрберсе – моң иясе! Наилә Демидова, Фиразия Сәрвәрова, Энҗе Закирова, Нәҗимә Хафизова, Лилия Усманова, Мисхәт Борһанов – чын халыкчан җырчылар. Харис Җиһаншинның башкорт кураенда уйнавы ямь өстенә ямь булды. Әле ул тамак белән җырлау (горловое пение) остасы да икән! Моны бөтен кеше дә булдыра алмый! Егетләрнең җыр ансамбле дә соклану уятты! “Картаймасаң, яшьлек узмый ул” җырын зур осталык белән башкардылар. “Сүнмәс дәрт”нең җаны, үзәге булган Мөҗәһит Әхмәтҗанов һәм Фәнис Абдуллин турында нинди генә мактау сүзләре әйтсәң дә аз булыр. 
Әле мин искә алмаган сәхнә ветераннары да калгандыр. Булдырдыгыз барыгыз да! Күңелегез белән, кылган гамәлләрегез белән һаман шулай яшь булып калыгыз! Барлык тамашачылар исеменнән зур рәхмәт сезгә. Халкыбызның җыр-моңнары, дәртле биюләре, җанлы сөйләме белән туган телебезне, милләтебезне саклау, яклау юнәлешендәге эшчәнлегегез озак еллар дәвам итсен иде. 

Гөлфия Мөхәмәтгәрәева. 
Тегермәнлек. 
Фото – “Мөслим-информ” 
архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев