Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Картаерга онытканнар

Соңгы елларда кулланышка кергән “өченче буын” дигән термин кемнәргә кагыла? Картлыкны алдау өчен ниләр эшләп була? Җитмештә дә яшьлек илендә калучыларның киңәшләрен тыңлыйк.

Кешеләр арасында төрлесе бар. Кемдер пенсия яшен зарыгып көтеп ала, икенчеләре тиз генә эштән туктарга ашыкмый. Лаеклы ялга чыгу белән йорт мәшәкатьләренә чумучылар, буш вакытларын оныкларына багышлаучылар да күп. Арада пенсия яшен тормышның актив этабына күчү белән тиңләүчеләр дә бар. Һәм, әйтергә кирәк, андыйлар соңгы вакытта артканнан-арта бара. 
Шактый олыгаюга карамастан, актив тормыш алып баручылар җирлегебездә дә күп. Андыйлар районда узган чараларда катнаша, үзешчән сәнгатьне үз итә. Сәләте булып та моңа кадәр аны үстерергә вакыт таба алмаганнар иҗат белән шөгыльләнә башлый. Сәяхәттә йөрүчеләр дә, спорт белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Сәламәт яшәү рәвешен сайлаучы өлкәннәр башкаларга да үрнәк булып тора. Алар районда әледән-әле үткән ярышларда катнашалар, республикада да көчләрен сыныйлар. 
Россия Пенсионерлар союзының район бүлеге һәм ветераннар советы чакыруына кушылып, чәршәмбе көнне Мөслимдәге “Кояшлы Ык” ял зонасына да шактый кеше килгән иде. 
– Безнең союз пенсия фондының район бүлеге белән берлектә эшли. Программада сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, спортка җәлеп итү, төрле укулар оештыру каралган, – диде Россия Пенсионерлар союзының район бүлеге җитәкчесе Рөстәм Шәрипов. 
Абый-апалар (алай дияргә тел дә әйләнми) спорт киемнәреннән, барысы да диярлек чаңгы тоткан. Теләүчеләр аны “Чаңгы үзәге”ннән алып торды. Җыелу сәгатен көтмичә, Ык буендагы чаңгы трассасын урап килүчеләр дә бар иде. Район үзәк хастаханәсенең участок табибы Рамил Морзаханов киңәш-тәкъдимнәрен җиткерде. Гаиләсе белән сәламәт яшәү рәвешен сайлаган табиб вируслы авырулар киң таралган бу чорда саф һавада озаграк йөрергә, сәламәтлекләре мөмкинлек биргәндә, спорт белән күбрәк шөгыльләнергә тәкъдим итте. 
– Табигатьнең иң гүзәл почмагында яшибез. Ел әйләнәсе Ык буеннан кайтып кермибез. Яшебез 70кә таба барса да, чаңгыда да, велосипедта да, җәяү дә йөрибез. Яшьләрне дә уздырабыз әле, – ди Зөлфирә Миргазианова. 
Өч дус әнә шулай, кышны көтеп алып, зәмһәрир салкыннардан да курыкмыйча, көн саен чаңгыда шуалар икән. Фәния Таҗиева өч ел авырмавының сәбәбен спорт белән шөгыльләнүдә күрә. Мәктәп елларыннан ук спортны яраткан Рафис Хәбибуллин да лаеклы ялга чыккач та бу дуслыкка хыянәт итми. 
– Хәрәкәтләнеп кайтсаң, дөньялар үзгәреп китә. Чаңгы спорты бигрәк файдалы – хәрәкәтләнмәгән бер мускул да калмый. Безнең балалар да, оныклар да кичләрен “Кояшлы Ык”та чаңгы шуарга ярата, – ди ул. 
Әйе, өлкәннәрнең сәламәт тормыш рәвеше алып баруы кайчак яшьләргә дә мотивация булып тора. Спорт мәктәбе тренеры Илнар Сәетгалиев сүзләренә караганда, аларның шөгыльләнү вакыты гына аерыла. Олылар көндез килсә, яшь гаиләләр кичке сәгатьләрдә чаңгы шуа. “Чаңгы базасы кичке 8гә кадәр эшли. 100 пар чаңгыбыз бар. Ботинкалары да төрле үлчәмдә”, – ди ул. 
Сизәсездер, соңгы вакытта картлыкка мөнәсәбәт үзгәрә. “Картлык үкчәгә басып килә” дияргә яратсак та, киресенчә килеп чыга түгелме? Өлкәннәр икенче яшьлекләренә кайта, җәмәгать! Афәрин! 
 
P.S Бу көннәрдә “өченче буын” вәкилләрен компьютерга өйрәтү буенча курсларга “шәкертләр” җыю бара. Туган як музеенда – район тарихын өйрәнү, китапханәдә хокук белемнәрен арттыру буенча да дәресләр башланачак.

Әлфинур Ногманова.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X