Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карлыганны ничек тәрбияләргә кирәк?

Бу көннәрдә халык җиләк, карлыган җыя. Кышка кайнатмасын, компотын һәм башкасын әзерли. Мөслимдә яшәүче Наилә Исмәгыйлова күпләп карлыган үстерә икән. Куагы булгач, җимеше дә күп, билгеле. Наилә ханым карлыганнан ниләр әзерләве турында гына сөйләп калмады, аны тәрбияләү серләре белән дә уртаклашты.

- Үз йортыбыз белән яши башлагач, бакчада күпләм җимеш агачлары үстерә башладык. Карлыган гына да 30 төп. Язын төпләрен яхшылап йомшартып, тирес кертәбез. Коры елларда күпләп су сибәбез. Корткыч бөҗәкләрдән саклау өчен төрле препаратлар белән эшкәртәбез, кышка куакларын бәйләп куябыз. Шулай тәрбияләп торгач, яшь булсалар да, куаклар мул уңыш белән сөендерә. Аның үземнән артканын якыннарга бирәм һәм сатам.

Карлыганнан "биш минут" дип йөртелүче кайнатма әзерлим. Аның рецепты мондый: тигез өлгергән карлыганны юып, суын саркытам. Эмаль табакка иң элек 2,5 стакан су һәм 7 стакан шикәр комы салып кайнатам. Кайнаганнан соң 5 минут ут өстендә тотам. Аннары әзер сиропка 11 стакан карлыган салам. Кайнаганнан соң, болгата-болгата 5 минут ут өстендә тотам. Соңыннан 7 стакан шикәр комы өстим дә кайнап чыгу белән газны сүндерәм. Шикәр комы эреп бетсен өчен болгаткалап торырга кирәк. Бер танышым стаканлап тормый: 7 стакан суга кайнап чыккач, 3 кг шикәр комы сала, аннары 5 литрлы чиләкне тутырып - карлыган, аннары 3 кг шикәр комы сала. Кайнату вакыты - беренче рецепттагы кебек.

Карлыганнан кышка бик тәмле витамин әзерлим. Моның өчен 1 әр кг карлыган һәм бананны блендерда изәргә, аннары 1 кг шикәр комы салып болгатырга да, уңайлы савытларга салып, туңдыргычка куярга. Банан урынына шундый ук күләмдә әфлисун кушарга да була.

Карлыганны блендердан чыгарып, шикәр комы белән болгатам да (1:0,5 нисбәтендә), савытларга бүлеп, туңдыргачка куям. Кышын һәм язын авитаминоз вакытында морс ясау өчен менә дигән була. Карлыганны кайнаган салкын суга үзеңә нинди консистенция кирәк, шулай болгатып эчәсең.

Карлыган белән җир җиләген бермә-бер кушып ясаган компот та бик тәмле була. Җир җиләге урынына кызыл карлыган кушып та ясыйм компотны.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев