Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Карлыгач"лар бәйрәм итте. Фоторепортаж

Бүгенге көндә “Карлыгач” балалар бакчасына дүрт төркемдә 80 сабый йөри. Ясле төркеменә шушы көннәрдә тагын 19 бала килер, дип көтелә.

Кичә капиталь ремонттан соң район үзәгендәге “Карлыгач” балалар бакчасын ачу тантанасы узды. Бакчада чын мәгънәсендә бәйрәм булды дисәк тә, хата булмас. Бу көнне түземсезләнеп көткән әти-әниләрнең, балаларның йөзеннән елмаю китмәде.

– Соңгы елларда район үзәгендәге һәм авыллардагы балалар бакчаларында барган ремонтны күреп, безгә дә керүен түземсезләнеп көттек. Чөнки 1992 елда сафка баскан бинага ремонт күптән кирәк иде. Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы төзүчеләре эшне кыска тотты. Аларның тырышлыгы белән яңа уку елын танымаслык булып үзгәргән яңа бакчада каршы алдык. Бүлмә җиһазларын өлешчә генә яңартырга туры киләчәк. Чөнки урын-җир әйберләрен һәм башка җиһазларны бакчабыз откан грант акчасы хисабына яңарткан идек инде, – ди бакча мөдире Гөлнур Фазлыева. 
Дөресен әйтергә кирәк, “Карлыгач”та эш күләме аз түгел иде. Май азагында башланган ремонтны шактый озакка сузылыр дип борчылган әти-әниләр бүген гаҗәпләнүләрен яшерми. 
– Бакчаны өр-яңадан сүтеп җыйган кебек. Кул тимәгән, ремонтланмаган бер генә җир дә калмаган. Бүлмәләр иркен, уңайлы, якты. Сабыйларыбызның көннәре шушында уза бит. Беренче каттагы бүлмәләрнең идәннәре җылытылган. Диварлар буялган. Ремонт эшләрен башкарган һәркемгә рәхмәтлебез. Бакча территориясе дә төзекләндереләчәк, диделәр. Без ремонттан бик канәгать, – ди Айзирәк Шакирова. 
– Бакча ремонты өчен республика бюджетыннан 16 млн 652 мең сум акча бүлеп бирелде. Бинаның түбәсе алыштырылды, фасады тышланды. Су, җылылык, канализация торбалары, ишек-тәрәзәләр алыштырылды. Гомумән, төзүчеләр кулы тимәгән, яңартылмаган бер генә урын да калмады. Бакчага индивидуаль җылыту системасы ясалып, инде бүген үк җылылык бирелде, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Илнур Әхмәтов. 
– “Карлыгач”ка кызыбыз йөри. Ремонт вакытында вакытлыча уңайсызлыклар булса да, артык борчылмадык. Әби-бабайлары булганнар балаларын йөртмичә торды. Башкалар Мөслим урта мәктәбенә йөрде. Бакчаның эче дә, тышы да зәвыклы, тәрбиячеләре дә ягымлы, урын-җирләре дә чиста-пөхтә. Балалар өчен дә, тәрбиячеләр өчен дә булдырылган уңайлыкларны күз карасыдай саклыйсы гына кала, – ди Рөстәм Ханов. 
– 75 балага гына исәпләнгән булса да, бакчага һәрвакыт 100гә якын бала йөрде. Электән үк күпчелек әти-әни баласын нәкъ менә шушы бакчага бирергә теләк белдерде. Үзебез дә оныгыбызны шушы бакчага йөртәбез. Ремонт вакытында кер юу һәм үтүкләү бүлмәләре берләштерелгән, балалар өчен физкультура бүлмәсе дә ясалган. Моңа кадәр спорт белән музыка залында шөгыльләнгән нәниләр өчен бу – куаныч, дип уйлыйм, – ди район мәгариф бүлеге методисты Рушания Шәрифуллина. 
Балалар бакчаларында нәниләргә белем һәм тәрбия бирү өчен тиешле шартлар тудыру – район җитәкчелегенең һәрвакыт игътибар үзәгендә. Капиталь ремонт узган бакчалар саны елдан-ел арта бара. Бу юнәлештә эш алга таба да дәвам итәчәк. 
Лилия ШӘЙМИЕВА. 
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: карлыгач балалар бакчасы