Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кардиологлар хөрмә ашарга киңәш итә

Хөрмә диетик ризык саналса да, ашыйсы килү теләген баса.

Хөрмә диетик ризык саналса да, ашыйсы килү теләген баса. Андагы витамин һәм файдалы матдәләрне санап торырга да кирәкми. Ул ашказаны функцияләре бозылудан ярдәм итә. Составындагы пектин матдәсе ашазаны эшчәнлеген яхшырта. Эчәкләрдәге инфекцияләрне куа, кан тамыры-йөрәк авыруларына профилактика ясый. Көненә 1-2 хөрмә ашарга киңәш ителә. Калий микроэлементлары йөрәк авыруларын кисәтә, С, Р витаминнары кан тамыры стеналарын ныгыта. Хөрмә составында йод бар, шуңа күрә ул калкансыман биз авыруларыннан да саклый. Бәвел кудыру үзлеге булганлыктан, ташларны кудыра. А витамины – күз мускулларын, В витамины нерв системасын ныгыта. Хөрмәне даими ашаган кеше стрессларга бирешми. Тимер исә анемиядән саклый. Салкын тию чорында хөрмә иммунитетны күтәрә. Ул антисептик һәм какырык куптаручы да. Шуңа күрә әлеге җимеш тамак авырту, йөткерүдән дә ярдәм итә. Хөрмә шулай ук казналарны да ныгыта. 
Шикәр чирендә, артык таза кешеләргә һәм өч яшькә кадәр балаларга хөрмә ярамый, диләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев