Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карарың уйланганмы?

Мөмкинлекләре чикле гражданнар бу чорда уйда кала: социаль пакетлар җыелмасын сайларгамы, әллә акчага өстенлек бирергәме?!

Сәламәтлеге буенча федераль ташламага ия булучылар 1 октябрьгә кадәр икенең берсен сайларга тиеш: социаль пакет яки аның акчалата эквиваленты. Бушлай дарулар алу хокукына ия булып та, акчага өстенлек бирүчеләр күп. 

– Социаль пакет ул – со­циаль хезмәтләр җыелмасы, бүгенге көндә ул 1211 сум 66 тиенне тәшкил итә. Район­да ташламага ия 2043 кеше исәпләнә. Быел 1193 районда­шыбыз бушлай даруларга ка­раганда акчалата компенсация алуны өстенрәк күргән. Узган ел федераль ташламага ия 2135 кешенең 1248е әлеге сумманы акчалата алуны сайлаган иде, – ди Мөслим районында кли­ентлар белән эшләү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аның акчалата эквивален­тын алучы федераль льготни­клар 1 октябрьгә кадәр Пен­сия фондының территори­аль органнарына яки Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданның шәхси кабинеты аша гариза тапшырырга тиеш. Бу очракта алар социаль па­кет алу хокукын үзләренә кире кайтара алалар. Гариза киләсе елның 1 гыйнварын­нан гамәлгә керәчәк.

– Мин узган ел, акчалата компенсациядән баш тартып, дарулар белән тәэмин итүне кире кайтаруны сорап гариза яздым. Ялгышуымны аңладым, тик гариза язар вакытны бер елга якын көтәргә туры кил­де. Яман шеш таптылар. Дару­ларны сатып ала башласаң, ак­чаны җиткезеп булмый. Феде­раль ташламага ия булучылар карар кабул иткәнче ныклап уйласыннар иде, – ди бер рай­ондашыбыз.

Социаль хезмәтләр җыелмасына рецептлар буен­ча дару препаратлары, меди­цина эшләнмәләре, инвалид балалар өчен махсус туклану продуктлары, төп авырулар­ны кисәтү өчен санаторий-ку­рорт дәвалануына юлламалар, шәһәр яны тимер юл транс­портында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урыны­на бару-кайту өчен чыгымнар керә. Кайберәүләр социаль па­кетлар җыелмасыннан баш тар­та. Гариза язганнан соң бер ел гамәлдә. Бер ел үтмичә, гариза­ны үзгәртеп булмый.

– Социаль хезмәтләр җыелмасын алырга хоку­клы федераль льготниклар исемлегенә ветераннар, ин­валидлар, шул исәптән инва­лид балалар, радиация йогын­тысына дучар булган затлар керә. Без райондашларны со­циаль пакеттан баш тартма­ска үгетлибез. Чөнки хроник авырулар, яман шеш кебек чирләр булганда, дарулар алу өчен аена 10 мең сум гына җитми. 1211 сумлык социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартып, аны акчалата алырга теләк белдерүчеләр арасында, гаризаларын үзгәртүләрен со­рап, елап килүчеләр дә булды. Ләкин гариза кабул ителгәннән соң без бернәрсә дә эшли ал­мыйбыз, – ди Фәридә Ганиева.

 

Лилия Шәймиева.

Динар Минһаҗев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев