Карарга буйсынмаучыларга штраф яный
11 октябрьдә гамәлгә кергән карар нигезендә җәмәгать урыннарында QR-код белән генә йөрергә рөхсәт ителә.
Коронавируска каршы вакцинаның икенче компонентын ясатканнан соң, дәүләт хезмәтләре порталына электрон сертификат килә. QR- код сертификатта күрсәтелгән. QR-код килмәсә, вакцина ясаткан хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә була. Шулай ук, 122 телефоны аша кайнар линиягә шалтыратып, вакцинация үткәндә үзегез турында хәбәр иткән мәгълүматларның дөреслеген тикшертә аласыз.
Соңгы алты ай эчендә коронавирус белән авыруыгыз табиблар тарафыннан расланган очракта да (уңай ПЦР анализы) QR-код бирелә. Табибка күренмәгәнсез, яки авыруны симптомнарсыз үткәргәнсез икән, авыручыларның федераль регистрында мәгълүматлар күренми һәм QR-код килми. “Антитәнчекләр булу QR-код алуга мөмкинлек бирми. Табиб билгеләмәсе нигезендә вакцинация рөхсәт ителмәгән кешеләрнең сакланулары һәм җәмәгать урыннарында йөрмәве сорала”, – диде Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева журналистлар өчен узган брифингта.
QR-код документ булып тора. Җәмәгать урыннарына башка берәүнең QR-коды белән үтәргә теләгән яки ялган сертификат ясаткан кешеләр җәзага тартыла. Физик затларга 30 мең сумга кадәр штраф яный. Шәхси эшмәкәрләр һәм вазыйфадагы затларга – 50 меңгә кадәр, юридик затларга 300 мең сумга кадәр штраф салына. Кабат эләккән очракта физик затлар – 50 мең сум, эшмәкәрләр һәм вазыйфадагы затлар – 300 меңнән 500 мең сумга кадәр, юридик затлар 1 млн сумга кадәр штраф түли. “Штрафлар “битлек режимын бозган өчен” маддәсе нигезендә салына”, – ди җәмәгать тәртибен саклау буенча полиция җитәкчесе урынбасары Фәргать Мөхәммәтҗанов.
QR-кодлар гамәлгә кергәннән соң беренче дүрт көн эчендә вазыйфадагы затларга 57 беркетмә төзелгән, шуларның күпчелеге (25 беркетмә) – Казанда. Ялган сертификат белән йөргән өчен 38 җинаять эше ачылган. Мөслимдә әлегә бер генә кешегә беркетмә төзелгән.
QR-код керткән өчен ризасызлык белдерүчеләр күп. Әмма “QR-кодлар кертелмәгән очракта республикада локдаун игълан итәргә туры килер иде”, – ди ТР Президентының пресс- секретаре Лилия Галимова. Локдаун вакытында азык-төлек кибетләреннән һәм даруханәләрдән кала бөтен кибетләр ябыла, мәктәпләр, балалар бакчалары эшләми, хезмәткәрләрнең күпчелеге читтән торып эшләргә тиеш була. Мондый карантин икътисадый һәм финанс югалтуларына китерә.
Римма Афзалова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев