Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карамалының киләчәге бар

Иске Карамалы авыл җирлеге тулы канлы тормыш белән яши.  Урта  мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, даруханә, авыл клубы, китапханә, ПМК “Мелиорация” оешмасы, почта бүлеге булган Иске Карамалы авылында халыкка дүрт кибет хезмәт күрсәтә.

Иске Карамалы авыл җирлеге тулы канлы тормыш белән яши.  Урта  мәктәп, балалар бакчасы, фельдшер-акушерлык пункты, даруханә, авыл клубы, китапханә, ПМК “Мелиорация” оешмасы, почта бүлеге булган Иске Карамалы авылында халыкка дүрт кибет хезмәт күрсәтә. Кибетләрдә азык-төлек белән беррәттән көнкүреш кирәк-яраклары, төзелеш материаллары да сатыла.

– Район үзәгендәгеләрдән бер дә ким яшәмибез. Районнан авылга кадәр асфальт юл җәелгән. Җирлектә яшәү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Авыл халкының җәйлектә дә суга интеккәне юк. Урамнарыбыз якты, юлларыбыз уңайлы. Авыл халкыннан үзара салым акчаларының вакытында җыелуы да мөһим эшләрне тиз арада башкару мөмкинлеге бирә. Бу елны җирлектә 781 мең сум күләмендә үзара салым акчасы җыелды, дәүләт бу сумманы тагын дүрткә тапкырлап кайтарды. Иң зур эшләрнең берсе – Яңа Карамалы авылындагы клуб та үзара салым акчалары хисабына ремонтланды. Киров өлкәсенең “Стройсервис” төзелеш оешмасы 900 мең сумлык ремонт эше башкарды. Авыл клубы төзекләндерү өчен яраксыз дип табылды. Ремонт иске мәктәп бинасына ясалды. Авария хәлендәге бинаның түбәсе ябылды, тышланды, эчке эшләр башкарылды, тәрәзәләр алыштырылды. Гомумән, капиталь ремонт барышында нинди эшләр башкарыла, барысы да эшләнде, – ди авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов.

Башка авыл җирлекләреннән аермалы буларак, салым акчасыннан өлеш авыл мәчетенә дә чыккан. Иске Карамалы авылының “Борһан” мәчете каршында бүгенге көндә парковка ясалып килә, мәчет ихатасына брусчатка җәелә, отмостка ясалган, яктырткычлар да куелачак. Балалар бакчасы каршында да уңайлы парковка эшләнгән. Авылның Кооператив һәм Яшьләр урамнарын тоташтыручы тыкрык өр-яңадан эшләнгән – юл астына торбалар салынып, таш-гравий белән күтәртелгән. Яшьләр урамында исә 900 метр арада су торбалары алыштырылган, су скважинасы яңартылган. Әлеге эшләр өчен 407 мең сум акча тотылган.

– Тыныч авыл җирлегендә яшәвебез белән бәхетлебез. Теге яки бу әйбер кирәк дип район үзәгенә төшәсе дә түгел, чөнки бөтен әйбер үзебезнең авыл кибетләрендә сатыла. Җирлектә сабыйлар туып тора, бакча, мәктәп балалар авазларыннан тынып тормый. Шулай булгач, авылның киләчәге бар, – ди Иске Карамалы авылында гомер итүче Дилбәр Ялалова.

Иске Карамалы авыл җирлегендә 1125 кеше гомер итә. Шуның 700гә якыны – Иске Карамалы авылында! Иске һәм Яңа Карамалы, Күбәк, Түреш, Карл Либнехт авылларын берләштергән җирлек тәрбиягә бала алучылар саны белән дә беренче урында тора. Бүген Күбәк авылында 12 гаиләдә 43 бала әти-әни назын тапса, Иске Карамалы авылында өч гаиләдә тәрбиягә алынган 9 бала үсеп килә.

Фермер Ирек Хәмәдишинның бер кошчылык фермасы Яңа Карамалы авылында урнашкан. Җирлектәге җиде кеше биредә эш белән тәэмин ителгән.

– Үзара салым акчалары хисабына Түреш авылы зиаратының коймасын алыштырдык. Зират территориясен –  200 метр араны металл штакетник белән әйләндереп алу өчен 200 мең сум акча сарыф ителде. Күбәк мәктәбенә 80 мең сумлык тавыш көчәйткеч аппаратура да юнәлтелде. Җирлектәге юллар ике мәртәбә грейдерланды. Игенче һәм Копператив урамнарын тоташтыручы тыкрыкка яңа электр баганалары куелды, алга таба монда яктырткычлар да куюны планлаштырабыз. Җәйге чорда территорияне чистартуда 16 укучы хезмәт куйды. Аларга салым акчаларыннан 116 мең сум хезмәт хакы түләнде,  – ди авыл җирлеге башлыгы Илнур Кәримов.

Иң беренче булып Иске Карамалы авыл җирлеге үзенә караган барлык авылларда да ике телдә язылган урам исемнәрен урнаштырды. Киләсе елда Иске һәм Яңа Карамалы авылларына уен мәйданчыклары да куелачак.

Җирлектән дүрт егет – Булат Ялалов, Илназ Рәхимов, Айзат Кәлимуллин, Илнур Госсамов армия сафларында хезмәт итә. Ел әйләнәсендә 7 пар гаилә корган, өч бала туган.

– Җирлегебездә бер мәсьәлә борчый. Терлек асраучылар саны аз.  Шәхси хуҗалыкларда мөгезле эре терлек саны асраучылар саны артса да , савым сыерларының саны кимеде. Гаиләләр сыер асрауга караганда, сугым малы тотуны өстенрәк күрә. Мал сарау, кош-корт тоту – халык өчен өстәмә акча һәм натураль ризык, югыйсә! Җирлектә малы да, кош-корты да күп булырга тиеш. Шәһәрчә яшибез дисәк тә, авыл җирлеге авыл булып калырга тиеш, – ди Илнур Кәримов.

Лилия Шәймиева.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев