Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Караклык өчен җәза

Район прокуратурасы 45 яшьлек Мөслим районы кешесенә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд А.ны РФ Җинаятьләр кодексының 158 маддәсе 3 бүлеге, “а“ пунктында каралган җинаять (торакка законсыз үтеп керү юлы белән кылынган урлашу) кылуда гаепле дип таныды. 

Суд утырышында ачыкланганча, 2019нчы елның 30 октябрендә, якынча 23.00 сәгатьтә, А., үзе алып килгән тимер кадак суыргыч ярдәмендә капка бикләгечен төбеннән өзеп, зыян күрүченең ихатасына арткы бакча аша үтеп кергән. Шул ук тимер кадак суыргыч белән йортның тышкы ишегендәге асылмалы йозакның бикләү җайланмасын төбеннән өзгән һәм верандага үтеп кергән. Моннан ул 20 мең сумлык “Нева МБ-2” маркалы мотоблок, 2 мең 700 сумлык “Варяг БТ – 5222Т” маркалы бензин триммерын (чапкычын) урлаган һәм җинаять урыныннан качкан.
А. әлеге җинаятьне кылуда гаебен тулысынча таныды, кылган гамәлләренә үкенүен белдерде. Җинаять эше буенча зыянны каплады. 
Суд А.ны гаепле дип таныды һәм аңа 1 ел 6 айга иректән мәхрүм итү рәвешендә, 1 ел 6 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә җәза билгеләде.

Район прокуратурасы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев