Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Карак җәзасын үтиячәк

Ел саен җәй җитү белән мөслимлеләр су проблемасы белән очраша. Су белән тәэмин итүче инженерлык челтәрләре белгечләре әйтүенчә, Ташлыяр чишмәсен район үзәгенә кадәр сузгач, җирлектә суга кытлык бетте кебек. Шулай да бүген, бигрәк тә кызу көннәрдә, кайбер урамнарда су басымы түбәнәя. Белгечләр моны су урлашучыларның күп булуы белән бәйле, дип...

Мондый райондашларыбызны ачыклау максаты белән Мөслим инженерлык челтәрләре контролерлары соңгы ике атна дәвамында рейдлар оештырды. Рейд барышында су челтәренең төзеклеге, счетчикларның эш вакыты һәм дөрес ялгануы тикшерелде.

Рейдка нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк: су урлашучылар район үзәгенең Катмыш микрорайонында күп. Кооператив урамында гына контролелар өч закон бозучыга тап булды. Йортын әле салып кына килүче "В." фамилияле райондашыбыз гомуми су челтәренә законсыз тоташканы өчен инде бер кат кисәтелгән булган. Безгә су кирәкми, дип техник рөхсәт алудан баш тарткач, контролерлар йортны су челтәреннән аерган. Рейд барышында йорт хуҗасының үз белдеге белән янәдән суны тоташтыруы ачыкланды. Контролерлар әйтүенчә, бу райондашыбыз хокук саклау органнарында хезмәт куя. Икенче очрак - сыек көнкүреш калдыкларының утильләштерелүенә бәйле. Шушы ук урамда яшәүче берәүләрнең су счетчигын тикшергән вакытта, контролерлар урам ягына чыгучы билгесез шлангыга тап булды. Йорт хуҗасы: "Бу шлангадан без канализация суын урамга агызабыз", - дип җавап бирде. ТР Административ хокук бозулар Кодексы нигезендә мондый кагыйдә бозучыларга зур күләмдә штраф салу каралган. Экологлар тарафыннан билгеләнгән җәза тагын да катгыйрак булачак, ди җәмгыять белгечләре. Өченче очрак - мунча яисә бакчага тоташкан суның дөрес ялганмавы. Бу иң еш очрый торган закон бозу, ди контролерлар. Ике атна дәвамында гына район үзәгендә мондый биш факт ачыкланган. Җәза рәвешендә бу гражданнарга норматив буенча исәпләнгән алты айлык түләү янәдән билгеләнәчәк. Кулланучы белән җәмгыять арасында төзелгән килешүдә күрсәтелгән кеше саны, автотранспорт, бакча мәйданы, мунча турындагы мәгълүматтан исәпләп, алты айлык уртача түләү кимендә 2-3 мең сумны тәшкил итәчәк.

Тагын бер мөһим мәсьәлә - су счетчигына пломба куелу. Райондашларыбыз арасында мөстәкыйль рәвештә счетчик урнаштыручылар шактый. Ә пломба куелмау су кулланучыга 1500 сум күләмендә штраф салырга мәҗбүр итә. Су коесының капкачы да техник таләпләргә туры килергә тиеш. Тиешенчә, тимер капкачлы, авызы цемент белән уратып алынган коелар урамда бик сирәк. Киләчәктә контролерлар бу таләпнең үтәлешенә дә игътибар итәчәк.

Алеся Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев