Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Кара алтын ” үскән җирдә

“Намус” агрофирмасы быел да югары табыш китерүче маржиналь культуралар үстерүгә өстенлек бирде. Чәчү структурасында көнбагыш культурасы 4040 гектар мәйдан били. Аны урып-җыю эшләренә 9 ноябрь көнне керештеләр. Көнбагышның гектар биреме уртача 19 центнер тәшкил итә.

– Көнбагышның өлгерү срогы төрле булган “Пионер”, “Метеор”, “Санай” һәм МАС-80 сортларын чәчкән идек. Уңыш планлаштырганнан шактый югары булды. Ноу-тил технологиясе буенча чәчү чыгымнарны күпкә киметте. Шуңа күрә көнбагыш җитештерүнең үзкыйммәте дә кимеде, – ди агрофирма җитәкчесе Эмиль Кашафетдинов.
Агрофирманың Сарман районы белән чиктәш басуларына “Агросила” холдингының бөтен техникасы күчкән диярсең. Сигез комбайнкөнбагыш суктыруда эшли. 35әр тонна сыйдырышлы “Флигель” арбалары таккан “Джон Дир” тракторлары комбайннар тирәсеннән ерак китми – бункерлары тулуга яннарына барып та баса. Ашлыкны үлчәү җайланмасы үзенә үк көйләнгән “Флигель” арбалары суктырылган көнбагышны басу читендәге КамАЗ машиналарына, МТЗ тракторларына бушата. Ташу техникасы басуга керергә тиеш түгел. Чөнки җир тапталып, туфрак структурасы бозыла, киләчәк уңышка зыян килә дигән сүз. Көнбагышны КамАЗлар Бөгелмә һәм Актаныш элеваторларына ташыса, МТЗ тракторлары вакытлыча саклау өчен Шуганкадагы ындыр табагына илтә.
Басуда эшләүчеләргә бөтен шартлар да тудырылган. Читтән килеп эшләүчеләр өчен тору урыны бар. Җитештерүчәнлекне арттыру максатында урып-җыю эшләрен ике сменада алып баралар.
Агрофирмада чәчү әйләнешен саклауга аерым игътибар бирелә. Көнбагыш басуларын парга калдырып, киләсе елда әлеге мәйданнарга уҗым культуралары чәчәргә уйлыйлар. Һава торышы мөмкинлек биргәндә көнбагыш уңышын җыюны 15 көндә төгәлләргә уйлый намуслылар.
Рәсемдә: Азат Латыйпов МТЗ тракторы белән көнбагышны Шуганка авылындагы базага ташый. “Ындыр табагы белән басу арасы шактый ерак. Көнгә 3-4 рейс ясыйбыз”, – ди ул. Ташлыяр егете хезмәт юлының беренче елларында совхозда бөртекле ашлык комбайнында, МТЗ-52 тракторында эшләгән, терлекчелек тармагында да намуслы хезмәт куйган. Әлмәт районы үзәк хастаханәсендә шофер булырга да туры килгән аңа. Моннан ике ел элек, кабат туган якларына әйләнеп кайтып, “Намус” агрофирмасына механизатор булып урнашкан. Агрофирма җитәкчелеге һәр эшне төгәл башкаручы, техникага сак караучы механизаторга зур ышаныч белдерә.
Әлфинур НОГМАНОВА.
Динар Нуретдинов фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев