Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кара алтын чыгаралар

Әтием Илсурның белмәгән шөгыле, булдыра алмаган эше юк. Кулына гармунын алса, бармаклары гармун телләрендә йөгереп кенә йөри. Гармунына кушылып җырлап җибәрсә, сандугачлар да тынып тыңлый күк. Әтиемнең тавышы бик матур һәм моңлы. 

Шунысы кызганыч: әтием белән сирәк күрешәбез. Чөнки ул Әлмәт шәһәрендә нефтьчеләр оешмасында эшли, нефтьчеләрне вахта автобусы белән эш урыннарына йөртә. Бу – бик җаваплы эш, чөнки эшчеләргә бер генә минутка да соңга калырга ярамый, аларны объектка вакытында алып барып җиткерергә кирәк. 
Әтием кайткач, аннан нефтьчеләр башкарган хезмәт турында сораштырам. Бораулау бүлегендә эшләүчеләр нефть кудыру өчен торбаларны җиргә чокып төшерәләр дә җир астындагы кара алтынны насослар ярдәмендә тиешле урыннарга кудыралар икән. Зур-зур чаннарга тулган нефть берникадәр торгач, аның составындагы тозлы су бочка төбенә җыела, ә нефть өскә утыра. Махсус аппаратлар белән нефтьне аерым чаннарга агызып алалар. Ә тозлы суны бушап калган нефть ятмаларына тутыралар. Бу, беренчедән, табигатебез пычранмасын өчен, икенчедән, җир астында бушлыклар калып, катлам убылмасын өчен эшләнә. Әтиебез сөйләве буенча, нефтьчеләрнең эше бик авыр һәм шул ук вакытта җаваплы да булуын аңладым. Кайвакыт эшләр алар теләгәнчә генә бармый икән. Нефть алу өчен борауланган урыннардан табигать һәм кешеләр өчен зарарлы газлар бәреп чыгу очраклары да бар, ди. Бу вакытта нефтьчеләр коткару хезмәтләренә хәбәр итәләр. 
Гомумән, нефтьчеләр табигатькә зыян килмәсен өчен, объектта эшләре беткәч, территорияне җыештырып, рекультивация эшләре үткәрәләр. Иген басуларын теләсә ничек таптап йөрмиләр. Кара алтын чыгаручылар чишмәләрне төзекләндерүгә дә игътибар бирәләр. 
– Нефтьчеләр оешмалары бик ярдәмчел дә. Алар авыру балаларга ярдәм күрсәтәләр, балалар оешмаларына автобуслар бүләк итәләр, төрле чаралар уздырганда ярдәм күрсәтәләр, – ди әтием.
Нефтьчеләр еш кына бригадалары белән вагоннарда яшиләр. Гаиләләре белән – атнага бер, хәтта айга бер генә күрешәләр. Андый чакларда әтиемне бик сагынам. Шулай да сабыр гына аның исән-сау эштән кайтуын көтәм. Мин әтием белән горурланам!
Адилә Галиева, Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев