Мөслим-информ

Хәтер-хатирә. Кар базлары безне яшәтте

Базга “йомыш”ка күбрәк бала-чаганы төшерәләр. Җәйге эссе көннәрдә анда төшеп, дымлы һәм җиләс һава сулап менү ләззәт, анысы. Әмма бер нәрсә чиркандыра. Базда хакимлек иткән бакалар кулга тиеп китсәме?

Ярминкәдә кош-корт итенең ниндие генә юк хәзер?! Әнә бер апа мактый-мактый күркә хәтле бройлер тавыгы сата. Сап-сары түшкәләрне алмас җиреңнән алырсың, билләһи. 
– И-и-и, үзем дә 40ны үстереп сандыкка тутырып куйдым шул... 
– Алыр идем дә, ике суыткыч, бер “морозилкам” ит белән шыплап тулды. 
Апалар әллә сатучыны жәлләүдән, әллә мактанырга теләүдән шулай дип җаваплый. Олылар әйтмешли, бар иде заманалар. Кая ул ел әйләнәсе “свежий” кош-корт ите ашау, җәйге челләдә бура хәтле үгез суюлар?! 
Безнең илдә беренче электр суыткычлары күпләп узган гасырның 50нче елларында ук җитештерелә башласа да, көнкүреш цивилизациясенең ул җимешен авыл кешесе бик соң татыды. Без үскәндә суыткыч ролен кар базлары үтәде. Ихатада яки яшелчә бакчасында тирән генә баз казыла. Аның дүрт почмагына да баганалар утыртып, өрлек салына һәм баз өстенә балчык өелә. Базга кышын кар яки боз тутырып калдыралар. Кар салганда урам яки ишегалды коесыннан су ташып катыралар иде. Боз өстенә салам яки такта җәелә. (Кар базын җир асты суы якын урыннарда ясый да алмадылар). Кыш буе келәттә яки салкын чоланда сакланган итләрне, язын банкаларга тозлап тутырганнан соң, шул кар базларына төшереп куйдылар. Иттән кала тиз бозыла торган башка ризыклар да шунда төшерелде. Ризык дигәне сөт, катык, сөт өсте була иде. Баздагы боз көннәр җылыткан саен әкренләп эри. Боз өстендә тезелешеп утырган банкалар ава-түнә башлый. 

 

Базга “йомыш”ка күбрәк бала-чаганы төшерәләр. Җәйге эссе көннәрдә анда төшеп, дымлы һәм җиләс һава сулап менү ләззәт, анысы. Әмма бер нәрсә чиркандыра. Базда хакимлек иткән бакалар кулга тиеп китсәме? Үлеш! Анда ут кертеп куймаганнар бит. Караңгыда кулыңа ни эләккәнен күреп булмый. Шунда юеш һәм салкын тәнле бака тотсаң, тәннәр эсселе-суыклы булып китә инде мәгәр. Тоту гына димәгән, ул хәшәрәтләр аякка сикереп менәргә дә күп сорамый. Андый чакта чәрелди-чәрелди уктай өскә атыласың... 
 

Базга төшү күбрәк миңа эләкте. Элек бит үзеңнән арткан чиләк-чиләк көнлек сөтне хөкүмәткә сату юк иде. Күп кеше сепарат тотты. Кул сепараты бездә дә бар иде. Бервакыт әллә нәрсәсе генә ватылды бит шуның. Әни сөт аерта алмый башлады. Аертканда да сөт өсте сыек чыга. Аптырагач, чиләк яки банканың өстенә утырган сөт өстен җыеп ашыйбыз. Арта башласа, язарга кирәк. Ягъни май ясарга. Байтак кына җыела сөт өсте тирән табакта. Әбекәй аны агач кашык белән дә туглый, кул белән дә болгатып карый, төшми генә май. 
 

– Бар әле, кызым, кар базына төшереп куй. Суынгач язылмасмы. 
Әбекәйнең “кар базы” дигән сүзен ишетүгә тәннән салкынлык йөгереп үтә. Ләкин карышып торыш юк. Төшереп куясың табакны. Аның артыннан озак та тормый тагын төшәргә кирәк бит әле. Әнә шулай берничә көн интеккәннән соң гына сөт өстеннән май белән әйрән аерыла. Берничә кат салкын су белән юып, ачысын алганнан соң, ашау өчен майны аерым савытка салалар яки эретеп сары май (анысы пешеренү өчен әйбәт иде) ясыйлар. Аларын да әлеге дә баягы кар базына төшереп куясы... 
Ишегалдында сиртмәле коесы булганнар да азык-төлек саклау өчен аптырамады. Чөнки коелар да өлешчә суыткыч ролен үтәде. Сөт ризыкларын чиләккә яки бәләкәй бидонга салып, бауга бәйлисең дә, салкын суга тиеп торырлык итеп, коега төшерәсең. Бауның икенче башы кое бурасына бәйләнә. 

 

Колхозның да бар иде “суыткычы”. Мин аны кайдан беләм: безнең әткәй К. Маркс исемендәге колхозда завхоз булып эшләде. Басу эшләре башлангач, механизаторларга аш пешерү өчен колхоз эре мал суйдыра. Аның итен саклау өчен хәзерге кебек суыткычлар юк. Шул ук бозга барып төртеләсең. Аны каян алганнардыр, белмим. Амбар алдындагы складлардан ерак түгел аккан елга өстендәге бозны файдаланмадылар микән? Азык-төлек саклана торган складның подвал өлешендә махсус бүлмә суыткыч итеп эшләнә иде. Ул кечкенә бүлмәнең такта белән бүленгән бер өлешенә боз тутырылган һәм көндәлек кирәк-яракка тотылучы ит шунда саклана. Урак вакытына кадәр җитми иде аның салкынлыгы. Андый-мондый ис килә башласа, әткәй тизрәк миңа юдыра итләрне. Ындыр табагындагы сиртмәле коедан салкын су алып килеп, зур-зур савытларда марганцовкалы суда юа идем. Өстәвенә шул караңгы подвалга чебененә кадәр үтеп керә һәм үз эшен эшли бит әле.

Билгеле, инде миңа тагын эш ясый. 
Уйлыйм-уйлыйм да, тагын бер уйлап куям. Ничек чир-мазар чыкмаган? Санэпидемстанция кая караган? Биш бригадалы колхозда урып-җыю, язгы чәчү кебек эшләрдә йөзләгән механизатор эшләвен исәпкә алсаң, бер сыер итен озак саклап торасы булмагандыр, тиз беткәндер, анысы. Аның бит әле колхозга килгән-киткәнен дә буш җибәрмәделәр. Андыйларга хуҗалык җитәкчесе имзалаган “записка” нигезендә итнең ару урыннары күчтәнәчкә китә иде. Ул елларда “урында” эшләүчеләр әле бүген дә әткәйне “сагынып” искә алалар. “Рәхмәт Фоат абыйга, итнең әйбәт җирен генә бирә иде”, – диләр. 
Читкә киттем бугай. Сүзем суыткыч турында иде бит әле. Безнең өйдә ул җитмешенче еллар башында күренде. Яшел Үзәндәге республикада бердәнбер булган суыту җайланмалары җитештерүче завод халыкның тормыш-көнкүрешен күпкә җиңеләйтте. “Свияга” маркалы замана техникасы авыл халкын кар базларыннан коткарды. Беренче мәлләрдә туңдыргыч өлеше артык зур булмаган суыткычларның ниндиен генә күрмәдек?! Шулай да язга чыгуга кышлау үгезнең, каз-кошның итен тозлау, “тушенка”, “пятиминутка” ясаулар байтакка сузылды әле. 

 

Зарланырга яратсак та, Аллага шөкер, көнкүрешебез яхшырганнан-яхшыра: хәзер андый мәшәкатьләрдән дә арындык. Туксанынчы еллар башында ике камералы суыткычлар чыга башлады. Техник казаныш алга киткән саен, суыткычлар да биегәйгәннән-биегәя барып, түшәмгә тия язды. Һәркемнең диярлек өендә “сандык” дип аталучы туңдыргычлар утыра. Аларның нинди күләмдәгеләре генә юк?! Бер үгез сыеп бетәрлекләре дә бар хәтта. Икешәр сандык алучылар да очрый. Халык җиләк-җимешне дә, кайнатып тормыйча, “свежий” килеш туңдыргычта гына саклый. Яшел тәмләткечләр дә шунда кереп “оялый”. Барып чыктык, җәмәгать! Кайберәүләр әнә мунча себеркесен дә туңдыргычка тыгып куя икән.

Әлфинур Ногманова.

Фото - Pixabay.com

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: