Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Капка төбең төзекме? Мөслим урамнарына күзәтү

Мөслимдә һәр тарафта күмәк эш гөрли. Район оешма-предприятие коллективлары мәгариф учреждениеләре территориясендә, "Кояшлы Ык" ял паркының икенче өлеше зонасында эшлиләр. "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" предприятиесе хезмәткәрләре, көнне төнгә ялгап диярлек, чәчәкләр, агачлар утырта, аларны карый, шулай ук буяу эшләрендә катнаша. Мөслим кунаклар каршы алырга әзерләнә.

Берничә ел элек "Мөслим шулай үзгәрәчәк" дисәләр, ышануы авыр булыр иде. Хәзер инде матурлыкка омтылу, тирә-юньгә игътибар, яшәгән җирлегебезне бизәү шаукымы бөтен Мөслим халкын биләп алды бугай. Иҗтимагый совет рәисе Моряк Йосыпов белән Мөслим урамнары буйлап рейдта йөргәндә шундый фикер туды.

Мөслимнең иң матур һәм төзек урамнарының берсе - Кооператив урамы. Биредә яшәүчеләр капка төпләрендә дә гөлләр үстерә. Бу урамнан барганда, ирексездән ишегаллары ягына күз төшә. Ташлар һәм чәчәкләрдән композицияләр, тәгәрмәчне кисеп ясаган аккошлар, чынаяклар, чәчәк тулы вазалар һ.б.

- Без чәчәкләрне күршеләр белән узыша-узыша үстерәбез. Орлыклар алмашабыз, киңәшәбез. Мин һәр көн иртән чәчәкләр белән исәнләшәм, сөйләшәм. Аларга су сибеп, карап торабыз. Бөтен Мөслим ямьләнгәндә, безнең капка төпләре дә матур, чәчкә кебек торсын дибез, - дип сөйләде әлеге урамда яшәүче Илһамия Максутова.

Матурлыкка хозурланып барганда Яр буе урамындагы үләне чабылмаган капка төпләре күренеше кәефне кырды. Йорт хуҗалары да капка алдын чистартудан баш тартмыйлар, анысы. Кемдер үләннең әзрәк күтәрелгәнен көтә, кемнеңдер үлән чапкычы ватылган. Ни генә булса да, тиз арада үләнне чабып, чистартып куячакларына ышандырып калдылар. Уңыш урамында кеше биеклеге үлән үскән берничә ташландык хуҗалык күзгә ташланды. Аларның да ияләре бар бит инде. Махсус службалар ярдәмендә хуҗаларын табып, бөтен урамның ямен алып торган әлеге йорт яннарын да тәртипкә китерү мөһим.

Бу көннәрдә Мөслимдәге иске зиратта да өмә үтте. Инде берничә ел мәңгелек йортны карап, чистарту эшен Мөслим ветераннары, актив җәмәгатьчелек башкара. Өлкәннәр, үләнне чабып, америка чаганнарын кисеп, зиратны чистарттылар.

- Зиратларны карап тору - исәннәрнең бурычы. Биредә өмәләрне елга берничә тапкыр үткәрәбез. Яз, көз айларында агачлар утырткан идек. Хәзер инде тәртипкә китердек. Зират чистартуда катнашкан райондашларыбызга ветераннар советы исеменнән зур рәхмәт, - ди район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов.

- Кунак каршы алганда йорт-җирләрне карыйбыз, җыештырабыз. Республика мәгариф хезмәткәрләре конференциясе алдыннан һәрберебез булдыра алганча тирә-юньне, үзе яшәгән йортның капка төбен, ишегалдын тәртипкә китерергә тиеш. Җае булган райондашларыбызны өмәләргә дә көтеп калабыз, - дип чакырды хезмәт ветераны Рөстәм Шәрипов.

Дөньяны матурлык коткара, дигән Федор Достоевский. Тирә-юнебездәге чисталык, матурлык халыкның тәртибенә, үз-үзен тотышына да тәэсир итми калмый, әлбәттә. Моряк Йосыпов әйтүенчә, иң әһәмиятлесе - халык чисталыкка, матурлыкка күнекте, үз тирә-юнен дә кешеләрдән калышмаслык итеп чистартып, карап тора.

Алдагы атнада районыбызда республика укытучыларының август киңәшмәсе үтә. Бу көннәрдә бер-беребезгә, килгән кунакларга аеруча игътибарлы булу кирәк. Җыештырган җирдә түгел, чүпләмәгән җирдә чиста, диләр. Бөтен район халкының көче кергән объектларда, паркларда тәртип саклап, матур итеп уздырырга язсын бу зур чараны.

Чисталык, пөхтәлек - үз-үзеңә хөрмәт билгесе дә ул. Кунак каршы алганда да, көндәлек тормышта да яшәешебезне ямьләп, үз-үзебезне хөрмәт итеп яшәргә кирәк.

Айгөл Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев