Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Капиталыңны “вакларга” уйласаң...

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итүенчә, ана капиталы хисабыннан бер тапкыр бирелә торган 20000 сум күләмендәге акчалата түләүләргә гаризалар кабул ителә башлады.

Түләүләр 2015 елның 31 декабренә кадәр ана капиталы сертификатына хокук алган, яки алачак акчаларын төп чыгымнарга тотып бетермәгән гаиләләргә каралган.

Бер тапкыр бирелә торган түләүне алырга теләүчеләр пенсия фонды бүлегенә 2016 нчы елның 31 мартына кадәр гариза язарга тиеш. Гаризаны, бала тууга күпме вакыт үтүгә карамастан, Россия Федерациясе территориясендә яшәп, ана капиталы сертификатына ия булучылар яза ала.

Гаризада СНИЛС номеры һәм ана капиталы сертификатының сериясе һәм номеры күрсәтелә. Үзең белән шәхесне раслаучы документ һәм исәп-хисап счеты турында банктан белешмә булырга тиеш. Исәп-хисап счетына ике ай эчендә 20000 сум, яки сертификат счетында калган 20000 сумнан азрак акча күчерелә. Бу акчаларны гаилә көндәлек кирәк-яракларга тота ала.

Россия Пенсия фондының кайнар линиясе телефоны: 8-800-510-5555

Россия пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлеге телефоны: (843)279-27-27

Интернет-сайтлар: www.pfrf.ru, www.pfrrt.ru

Социаль челтәрләр: vk.com/pft_rt, wwwfacebook.com/pfrrt

Микроблог: twitter.com/PER TATARSTAN

Татарстан Республикасы буенча пресса хезмәте: (843)279-25-13, 279-25-14, 279-25-11

E-nail:pressa.pfr@gmail.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев