Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Канада хоккейчысы Роб Клинкхаммер "Ак Барс" командасына күченде

Һөҗүмче Континенталь хоккей лигасында икенче сезонын уздыра. (Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ"). Канада хоккейчысы, 31 яшьлек Роб Клинкхаммер "Ак Барс" командасына күченә. Бу хакта хоккейчы моңа кадәр чыгыш ясаган Минскиның "Динамо" клубы рәсми сайты җиткерде. Соңрак хәбәрне Казан клубы да раслады. Һөҗүмче Казанда 49 нчы сан астында чыгыш ясаячак. "Һөҗүмче "Динамо"...

Һөҗүмче Континенталь хоккей лигасында икенче сезонын уздыра.

(Казан, 7 сентябрь, "Татар-информ"). Канада хоккейчысы, 31 яшьлек Роб Клинкхаммер "Ак Барс" командасына күченә. Бу хакта хоккейчы моңа кадәр чыгыш ясаган Минскиның "Динамо" клубы рәсми сайты җиткерде. Соңрак хәбәрне Казан клубы да раслады.

Һөҗүмче Казанда 49 нчы сан астында чыгыш ясаячак.

"Һөҗүмче "Динамо" хоккей клубыннан акчалата компенсация хисабына "Ак Барс" клубына күченә", - диелә хәбәрдә. Моннан тыш "Динамо" узган ел "Ак Барс"та чыгыш ясаган сакчы Стефан Эллиотның хокукларына да ия булачак.

Милли хоккей лигасында уйнау тәҗрибәсе булган Роб Клинкхаммер Континенталь хоккей лигасында икенче сезонын уздыра. Узган сезонда ул 49 матчта 44 (22+22) очко җыйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев