Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кан басымы түбән булса

Югары кан басымы - гасыр авыруы. Ләкин гипотония - түбән кан басымы да шактый киң таралган. Бигрәк тә бу авырудан хатын-кызларның 30-50 проценты җәфа чигә. Кан басымының ирләрдә - 100/85, хатын-кызларда 95/65 мм дан түбән төшүе артериаль түбән кан басымы дип атала. Аны дәвалауның нәтиҗәле чарасы - чыныктыру. Аларны өй шартларында үзегезгә үткәрергә дә мөмкин.

Моның өчен:

► һәркөн иртән, контраст душтан соң, йомшак сөлге белән сөртенергә;

► яхшы җилләтелгән бүлмәдә 5-7 минут дәвамында җиңелчә күнегүләр ясарга;

► көн дәвамында коры каты щетка белән бөтен гәүдәгә массаж ясарга;

► кичен ваннаны 10-18 градус җылылыктагы су белән 20 см тирәнлектә тутырыгыз. Ваннада аяк табанын кисәк су өстенә чыгарлык итеп, 1-3 минут йөреп торыгыз. Аннан соң аякларны корытып сөртегез, йон оекбаш киеп, аяклар җылынганчы бүлмәдә тиз-тиз атлап йөрегез;

► каты чәй һәм кофе - иң киң кулланыла торган чара. Шулай да аларны күп кулланырга ярамый. Өч чынаяктан да күбрәк кофеин куллану кире нәтиҗә бирә: йокы килә башлый;

 

► тамырларның эшчәнлеген лимонник, левзея, ал радиола, женьшень яхшырта. Даруханәдән аларның төнәтмәсен сатып алып, ашарга 30 минут кала, иртәнге һәм төшке аш алдыннан 20 шәр тамчы төнәтмәне 1/4 стакан суга кушып эчәргә. Дәвалану 2-3 атна дәвам итә, 1 ай тәнәфестән соң, дәвалану курсын кабатларга;

► мөмкин кадәр күбрәк җәяү йөрергә, йөзү белән шөгыльләнергә, велосипедта йөрергә, кышын чаңгы шуарга. Спортның бу төрләре тамырларның эшчәнлеген яхшырта;

► олы юллардан ераграк булган урыннарда ял итәргә, саф һавада ешрак булырга;

► яхшырак йокларга, йокысызлыкны җиңү өчен теләсә нинди мөмкинлектән файдаланырга.

Витаминнар чыганагы буларак яшелчә, җиләк-җимеш (кара карлыган, кара миләш, лимон, гөлҗимеш, кузгалак, сырганак, кишер), шулай ук мөгезле эре терлек бавыры, атланмай, йомырка, кета һәм осетр балыклары икрасы ашарга киңәш ителә.

Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кан басымы мөслим-информ

Реклама
Реклама
2
X